Алай яки полк (әтрәт) — барча кораллы көчләренең һәр гаскәр төрендә һәм махсус гаскәрләрдәге хәрби өлеш.
Алайның укчы, җәяү гаскәрләр, атлы гаскәрләр, танк, әртиллирия, авиация, ракета һ.б төрләре бар. Һәрбер алайда мөстәкыйль штаб, берничә батальон (дивизион, эскадрилья, рота), тәэминат бүлекчәләре һәм эчке бүлекчәләр бар. Алай, гадәттә, берләшмәләр (төмән, бригат) составына керә.
Алай кыяфәтендәге хәрби берәмлек, башта 10 гасырда барлыкка килеп, төрле армияләрдә төрле исемнәр белән аталган. Алай төзелеш ягыннан үзгәреп торган. Беренче бөтендөнья сугышында җәяү гаскәрләр алае 3—4 батальон (һәр батальонда 3—4 рота)дан гыйбарәт булган. Беренче бөтендөнья сугышы гарәфәсендә танк, моторлаштырылган авиация, һава десанты һ.б. алайлар барлыкка килгәннәр. Җәяү гаскәрләр алайларына исә әртиллирия, минаткыч (миномет), танк, зенит уксибәрләре бүлекчәләре һ.б. кертелгән.
Кайбер армияләрдә (АКШ һ.б. дәүләтләрдә) алай урынын сугыш төркемнәре билиләр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Алай, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.