Акарология (гр.
akari талпан + logos тәгълимат) — зоологиянең талпаннар анатомиясен, систематикасын, экологиясен һәм таралуын, аларның кеше, хайван һәм үсемлекләр патологиясендәге ролен, аларга каршы көрәш чараларын өйрәнә торган бүлеге.
Акарология | |
Өйрәнелгән тармак | Ixodida[d] һәм mite[d] |
---|
Талпан төрләренең күплеге, аларның бөтен Җир шарында таралуы, төрле ландшафт шартларына яраклашуы, күп төрләренең паразитларча яшәве буынтыгаяклыларның әлеге төркемен фәнни өйрәнүнең киң үсүенә булышлык итте. Акарологиягә рус галимнәреннән В.М.Шимкевич, В.А.Вагнер, А.А.Бялыницкий-Бируля, чит ил галимнәреннән инглиз галиме Дж. Г. Неттолл һәм аның фикердәшләре зур өлеш керттеләр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Акарология, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.