Абхазия (абх. Аҧсны , рус. Абхазия, гөрҗ.
აფხაზეთი, [апхазе́ти]) — Көньяк Кавказның көнбатышында, Кара диңгезнең көньяк-көнчыгышында урнашкан регион, Абхазия Җөмһүрияте исеме астында билгеле өлешчә танылган дәүләт.
| |||||
Абхазия Җөмһүрияте милли һимны | |||||
Нигезләнгән | VIII гасыр — Абхаз патшалыгы буларак 1491 ел — Абхаз кенәзлеге буларак 4 март 1921 — Абхаз ССР буларак | ||||
Бәйсезлекне игълан итү | 26 ноябрь 1994 (Гөрҗистаннан) | ||||
Дипломатик танылу | өлешчә | ||||
Рәсми телләр | абхаз, рус | ||||
Башкала | Сухум | ||||
Идарә итү формасы | Президент-парламент җөмһүрияте | ||||
Президент Вице-президент Премьер-министр | Аслан Бжания Бадра Гунба Валерий Бганба | ||||
Мәйдан • Барлыгы | 8665 км² | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы | 240 705 | ||||
ТЭП • Барлыгы (2011) • Кеше башына | |||||
Акча берәмлеге | Россия сумы (RUB, код 643) | ||||
Телефон коды | +7 840 и +7 940 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+03:00 |
Гөрҗистан Конституциясе буенча, Гөрҗистанның бер өлеше, чынлыкта Гөрҗистан Абхазия территориясен контроль астында тотмый.
Абхазия үз почта маркаларын чыгара.
7 тарихи өлкәдән тора (дәүләт байрагындагы җиде йолдыз 7 өлкәне тасвирлый) – Садзын (Джигетия), Бзыпын, Гума, Абжуа, Самырзакан, Дал-Цабал, Псху-Аибга.
Псоу һәм Ингур елгалары арасында урнашкан. Кара диңгез яр сызыгы озынлыгы 210 км.
Елгалар Кара диңгез бассейнына карый. Алар: Кодор, Бзыбь, Кяласур, Гумиста. Елганың туенуы яңгырлардан һәм кар суыннан. Тауларда искиткеч матур Рица һәм Амткел күлләре урнашкан.
Абхазияда абхазлар, руслар, грузиннар (нигездә мегреллар), әрмәннәр, украиннар, греклар, яһүдиләр, белоруслар, болгарлар, эстоннар һ.б. халыклар яши. Халкының зур өлеше – Россия гражданнары.
1997 елда диннәр турындагы сораштыруда катнашучыларның 55 % ы үзләрен христианнар, 17 % ы мөселман дип атаган, 14,6 % ы дингә ышанмый. 2003 елда сораштырылучыларның 60 % ы үзләрен христианнарга, 16 % ы — мөселманнарга, 8 % ы — атеистларга, 5 % ы — мәҗүсилек диненә, 3 % ы — абхаз диненә, 1 % ы — Йәһвә шаһитларына, яһүдиләргә һ. б. кертеп караган.
2009 елда Абхазия мөселманнары беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны короленнән Мәккәгә хаҗ кылырга чакыру алган. Абхаз-мөселманнарның ризыкта һәм эчүдә бернинди чикләүләре дә юк: алар башка мөселманнар өчен харам булган аракы, шәраб, дуңгыз ите куллана. Ир балаларны сөннәткә утырту абхаз мөселман ирләре тарафыннан ниндидер әдәпсез гамәл һәм оятлы эш буларак кабул ителә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Абхазия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.