«Алаш» Фиркасе

«Алаш» фиркасе (каз.

«Алаш» партиясы, кырг. «Алаш» партиясы) — казакълар һәм кыргызларның Россия империясендә һәм 1917 елда Россия республикасында, 1917-1920 елларда РСФСРда эшчәнлек алып барган сәяси либераль фиркасе.

«Алаш» фиркасе
каз. Алаш партиясы
кырг. Алаш партиясы
Байрак
«Алаш» Фиркасе
Нигезләнү датасы 28 июль 1917
Логотип
Нигезләүче Әлихан Бүкәйханов, Ахмет Байтурсынов[d] һәм Миръякуп Дулатов
Җитәкче Әлихан Бүкәйханов
Дәүләт «Алаш» Фиркасе Россия империясе
«Алаш» Фиркасе Россия республикасы[d]
«Алаш» Фиркасе РСФСР[d]
Алаш мохтарияте[d]
Әгъзалар саны 0,2
Сәяси идеология либерализм, национал-демократия[d], национал-либерализм[d], казахский национализм[d] һәм антикоммунизм[d]
Штаб-фатирының урнашуы Симәй, РСФСР[d]
Гамәлдән чыгу датасы 1920

Тарих

«Алаш» Фиркасе 
Фирка җитәкчеләре: Әхмәт Байторсынов (с), Әлихан Бүкәйханов, Миръякуп Дулатов . Ырынбур , 1913.
«Алаш» Фиркасе 
Әлихан Бүкәйханов «Алаш» зыялылары белән. Симәй, 1918.

1905 елда Уральскида конституцион-демократик фирканең (кадетлар) әгъзалары төркеме буларак оеша. 1913-1918 елларда Ырынбурда «Қазақ» (тат. Казакъ) исемле газета нәшрият итә. 1917 елның 21-26 июлендә (3-8 августта) Ырынбурда узган I Корылтаенда фирка оешып бетә. Берничә төбәк төркемен берләштерә: үзәк (Көнчыгыш), көньяк (Төркистан) һ. б. Фирка әгъзалары — Әлихан Бүкәйханов, Миръякуп Дулатов, Мөхәммәтҗан Танышбаев, Мостафа Чукай, Ильяс Җансүгиров, Магҗан Җомабаев, Алтмышбай Калмәнов, Хәлил Дусмөхәммәтов, Мокыш Буштаев һ. б. «Алаш» атамасы казакъларның ораны, ал + ас (ал, кызыл кеше, гайрәтле кеше) кушма сүзеннән алынган

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң фирка Шуралар хакимиятенә каршы чыга, большевикларга каршы корал тотып көрәшәчәге турында белдерә. 1917 елның 5-13 декабрендә (18-26 декабрендә) узган II Корылтаенда фирканең программасы кабул ителә. Программага салынган төп фикер — киң мохтарият шартларында казакъ җәмгыятенең буржуазия строена эволюцион күчеше. Фирка шулай ук Россиянең федератив президент (парламент) җөмһүриятенә үзгәрүен таләп итә. Корылтайда казакъларның Алаш-Урда исемендә милли-территориаль мохтарияте оешу (башкаласы –Симәй, 1920 елга кадәр яши) һәм автономиянең үз кораллы көчләрен (милиция) булдыру турында игълан ителә. Россиядә 1917-1922 елларда барган Ватандашлар сугышы елларында фирка гаскәре Александр Колчак, Александр Дутов гаскәрләре ягында була. 1919 елның азагында, Кызыл гаскәрнең казакълар җиренә басып керүе шартларында, фирка большевиклар белән сөйләшүләр башларга һәм Алаш-Урданың таралуы турындагы килешүне имзаларга мәҗбүр була. Кыргыз (казакъ) инкыйлаби комитетының 1920 елның 9 мартындагы карары белән «Алаш» фиркасе (фирка әгъзаларын ярлыкау шартларында) таратыла. Амнистия игълан ителгән булуга карамастан, 1930 елларда фирка әгъзалары сәяси эзәрлекләүгә дучар була, «Шуралар хакимиятенә каршы террористик оешмада катнашу»да гаепләнеп, ССРБ югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән күбесе атып үтерелә.

Галерея

Искәрмәләр

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 1 (А-Ан). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 5-85270-329-X

Әдәбият

  1. Аманжолова Д. А. Казахский автономизм в России. История движения Алаш. М., 1994.
  2. Нурпеисов К. Алаш һәм Алашорда, Алма-Ата, 1995.
  3. «Алаш» қозғалысы. Алматы, 2008. ISBN 9965-32-715-7

Сылтамалар

Tags:

«Алаш» Фиркасе Тарих«Алаш» Фиркасе Галерея«Алаш» Фиркасе Искәрмәләр«Алаш» Фиркасе Чыганаклар«Алаш» Фиркасе Әдәбият«Алаш» Фиркасе Сылтамалар«Алаш» Фиркасе1917 ел1920 елКазакъларКазах телеКыргыз телеКыргызларЛиберализмРСФСРРоссияРоссия империясе

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеМальтаКамбоджаКөньяк КореяМөдәррис ӘгъләмовФирая ЗыятдиноваАссианизмКарлсруэФәлистыйнНидерланд телеРәфис КорбанТатар теле1979 ел1724 елRedyard KiplingПуштуннарАйгөл ӘхмәтгалиеваRey BredberiТатарларБөек Ватан сугышыАзотҖәйге Олимпия уеннары 1980Леопольда ДосталоваБоксРоссия Федерациясе чит ил эшләре министрлыгыФигыль28 июньГеорг Һегел1945 елКышкы Олимпия уеннары 1988ШвецияЯктылыкИмамПсихогеник фугаАлынмаСәмигулла ХәбибуллинПрограммистлар көнеТокиоАвстралия21 апрельISO 3166-1Нотфуллин1870 елДоминикан ҖөмһүриятеХаритаЖаң-Клод ЮңкерРуслан СаберовТелескопKastrioti kenäzlegeКөньяк Америка2016 елЯңа ел24 октябрьРоберт МиңнуллинXalıqara Standartlaw OyışmasıИталияДанил СалиховКорт (ризык)1903 елSGCGWikiАрышГенри ФордШәһадәтГолита (Калифорния)🡆 More