Гыйрак (гарәп.
العراق, көрд. عێراق), рәсми атамасы — Гыйрак Җөмһүрияте (гарәп. جمهورية العراق, көрд. کۆماری عێراق) — Якын Көнчыгыштагы дәүләт.
| |||||
Шигарь: «Алла́һе ә́кбәр» «Аллаһ — иң бөек» | |||||
Гыйрак милли һимны | |||||
Бәйсезлек көне | 1932 елның 3 октябре (Бөекбританиядан) | ||||
Рәсми телләр | гарәп теле һәм көрд теле | ||||
Башкала | Багдад | ||||
Президент Вице-президент Премьер-министр | Фуад Масум Нури Аль-Малики Хайдер Аль-Абади | ||||
Дәүләт дине | ислам | ||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты | 435 052 км² 1,1 | ||||
Халык саны • Бәя (2015) • Халык тыгызлыгы | 38 274 618 (2017) | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына | 207 691 599 310 $ һәм 264 182 173 793 $ $ | ||||
КПҮИ | 0,686 | ||||
Акча берәмлеге | Гыйрак динары | ||||
Интернет-домен | .iq | ||||
ISO коды | IQ | ||||
ХОК коды | IRQ | ||||
Телефон коды | +964 | ||||
Сәгать кушаклары | +3 | ||||
Җини коэффициенты | 29,5 |
Гарәпләр (75 %—80 %), көрдләр (15 %—20 %), төрекмәннәр (5 %), халдейлар, әссүриялеләр, иранлылар, әрмәннәр.
Рәсми динe: ислам: шигыйләр (гарәпләр) һәм сөнниләр (гарәпләр, төрекмәннәр һәм көрдләр). Башка диннәр: христианлык, яһүд дине, бәһаи, язидләр. Ислам ил халкының 95 % ы арасында таралган дин булып тора. Мөселман булмаган кешеләр (нигездә, Ассирия христианнары) халыкның 5 % ын тәшкил итә. Гыйракның христианнар җәмгыяте 2000 елга якын яши, һәм аларның күбесе Месопотамия ассириялеләреннән килеп чыккан. Мөселманнарның 65 % ы — шигыйлар, 35 % ы — сөнниләр. Гыйракта шигыйлар өчен изге булган ике урын — Нәҗәф һәм Кәрбәла бар.
Гыйрак (Месопотамия) — дөньяның иң борынгы цивилизацияләре барлыкка килгән урын. Бу өлкәдә шумер, бабил, Әссүрия дәүләтләре урнашкан булган. Хәзерге Гыйрак җирләре Фарсы империясе, Искәндәр империясе сoставына кергән.
VII гасырда Гыйрак җирләрен гарәпләр яулап алалар. Бу җирләр Гарәп Хәлифәлеге составына кертелә. 1534 елдан Гыйрак Гoсманлы дәүләте сoставында.
2003 елында Джордж Буш администрациясе Гыйракка каршы сугыш башлый. Багдадны көрәшсез алалар. Гыйракка каршы НАТО коалициясе составына Бөек Британия, АКШ, Австралия, Польша һәм башка дәүләтләр була. Алар үз гаскарләрен Гыйракка җибәрәләр.
Сугышка кәдәр Гыйрак бер партияле (Баас партиясе) дәүләт булган. Сугыштан соң Гыйракта мәҗлис әл-ватани (Милли Мәҗлес) оештырыла. Ул 250 урынлык. Әмма бу оешмада хәким юк. Реаль хакимият рухи лидерлар кулында. Алар арасында: аятоллаһ Али әл-Систани.
Гыйрак 18 муһафазаларга бүленгән.
№ | Муһафазаһ | Мәркәз | Мәйдан, км² | Халык саны, кеше (2011) | Тыгызлык, кеше/км² |
---|---|---|---|---|---|
1 | Багдад | Багдад | 734 | 7 055 200 | 9611,99 |
2 | Сәлах-әд-Дин | Тикрит | 24 751 | 1 408 200 | 56,89 |
3 | Диялә | Баакуба | 19 076 | 1 443 200 | 75,66 |
4 | Вәсит | Әл-Кут | 17 153 | 1 210 600 | 70,58 |
5 | Майсан | Әл-Амара | 16 072 | 971 400 | 60,44 |
6 | Бәсрә | Бәсрә | 19 070 | 2 532 000 | 132,77 |
7 | Ди-Кар | Ән-Нәсирия | 12 900 | 1 836 200 | 142,34 |
8 | Мутанна | Әс-Сәмәвә | 51 740 | 719 100 | 13,90 |
9 | Кадисия | Әд-Дивания | 8153 | 1 134 300 | 139,13 |
10 | Бабил | Хилла | 6468 | 1 820 700 | 281,49 |
11 | Кәрбәлә | Кәрбәлә | 5034 | 1 066 600 | 211,88 |
12 | Нәҗаф | Ән-Нәҗаф | 28 824 | 1 285 500 | 44,60 |
13 | Әнбар | Әр-Рамади | 138 501 | 1 561 400 | 11,27 |
14 | Найнава | Мосул | 37 323 | 3 270 400 | 87,62 |
15 | Дәһук | Дәһук | 6553 | 1 128 700 | 172,24 |
16 | Әрбил | Әрбил | 14 471 | 1 612 700 | 111,44 |
17 | Кәркүк | Кәркүк | 10 282 | 1 395 600 | 135,73 |
18 | Сөләймания | Сөләймания | 17 023 | 1 878 800 | 110,37 |
Барлыгы | 434 128 | 33 330 600 | 76,78 |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Гыйрак, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.