Чаусатһи Йогини Мандир (64 Йогини Гыйбадәтханәсе) (Орисса телендә:ଚଉଷଠି ଯୋଗିନୀ ମନ୍ଦିର, ହୀରାପୁର, '''ଚଉଷଠି ଯୋଗିନୀ ମନ୍ଦିର, ହୀରାପୁର''') Хирапур дигән авылда урнашкан, бу Һиндстанда, Орисса штатының башкаласы Бхубанешвардан 20 км да урнашкан.
Ышану буенча гыйбадәтханә Брамһа династиясе патшабикәсе Хирадэви тарафыннан 9-ынчы гасырда төзелгән булган. Ул түгәрәк итеп төзелгән, тулаем ул комташ кирпечләреннән ясалган. Түгәрәк стенаның эчендә куышлыклар бар, һәрберсендә Алиһә поты бар. Мондый потлар 56 тирәсе, алар кара граниттан ясалган, куышлыкларда язмалар бар, үзәгендә төп пот булып Кали Алиһәсе тора, ул акылның йөрәк өстеннән символы булган кеше башында тора. Гыйбадәтханәдә үзәк алтарь бар (Чанди Мандапа), аның дүрт ягында калган 8 Алиһә поты. Кайбер тарихчылар ышануынча Чанди Мандапада Маһа Бхайрава поты тора. 64 Йогини Гыйбадәтханәсе тантрик гыйбадәтханә булып тора, аның гипефр архитектурасы тантрик дога буларак бһумандаланы кертә (табигатьнең 5 элементыннан торган тирәлек - ут, су, җир, күк һәм эфир). Биредәге каһиннәр сөйләгән риваять буенча Дурга Алиһәсе шәйтанны җиңәр өчен 64 ярым-Алиһә формасын алган. Сугыштан соң 64 Алиһә (Йогини) Дурганы гыйбадәтханә корылмасында истәлекләрен калдырырга сораган. Йогини потлар гомумән алганда хайванда, шәйтанда яки кеше башында басып торучы хатын-кыз фигурасын чагылдыра, бу Шакти (хатын-кыз көченең) җиңүен сурәтли. Потлар ярсу, моңлану, рәхәт һәм шатлыкка кадәр халәтләрне чагылдыра. Мондый гыйбадәтханәләр шулай ук Ориссаның Балангир районының Ранипур-Җһариалда һәм Һиндстанның башка урыннарында бар. 64 саны Һинд дине риваятьләрендә чагылышын таба, атап ук әйткәндә, вакыт өчен Кала, сәнгать белән шөгыльләнү өчен Кала. Гыйбадәтханә комплексын Һиндстан Археологик Өйрәнүе тәэмин итә.
Гыйбадәтханә | |
Чаусатһи Йогини Гыйбадәтханәсе ଚଉଷଠି ଯୋଗିନୀ ମନ୍ଦିର, ହୀରାପୁର | |
Төбәк / район | Һиндстан, Орисса, Кһордһа районы, Хирапур |
Дин | Кали Алиһәсенә табыну |
Төзелеш еллары | ???—8-енче гасыр |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Чаусатһи Йогини Гыйбадәтханәсе, Хирапур, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.