Леонардо Да Винчи

Леона́рдо ди сер Пье́ро да Ви́нчи (итал.

«Универсаль кеше» төрнең якты үрнәге.

Леонардо да Винчи
Леонардо Да Винчи
Туган телдә исем Leonardo di ser Piero da Vinci
Туган 15 апрель 1452(1452-04-15)
Винчи янында
Үлгән 2 май 1519(1519-05-02) (67 яшь)
Турень, Франция
Үлем сәбәбе мигә кан йөгерү[d]
Күмү урыны Амбуаз[d]
Яшәгән урын Венеция
Флоренция
Рим
Флоренция
Милан
Ватандашлыгы Леонардо Да Винчи Флоренция җөмһүрияте[d]
Һөнәре рәссам һәм галим
Эш бирүче Сфорца, Лодовико[d] һәм Чезаре Борджиа[d]
Ата-ана
  • Ser Piero da Vinci[d] (әти)
  • Caterina di Meo Lippi[d] (әни)
Леонардо Да Винчи
Леонардо Да Винчи

Леонардо Да Винчи Леонардо да Винчи Викиҗыентыкта

Биографиясе

Балачагы

Леонардо да Винчи 1452 елның 15 апрелендә Винчи янында Анкиано авылында туа: Флоренция янында “төнге сәгать өчтә”, ягъни (хәзерге вакыт санавы белән) 22:30 да. Леонардо бабасының көндәлегендә шулай дип билгеләп үтелгән (сүзгә-сүз тәрҗемә): “Шимбә көнне, төнге сәгать өчтә, оныгым – улым Пьероның улы туды. Малайга Леонардо дигән исем куштылар. Аны әтисе Пьеро ди Бартоломео чукындыра”. Аның әти-әнисе 25-яшьлек нотариус Пьеро һәм аның сөйгән яры, крестьян кызы Катерина була. Леонардо тормышының беренче елларын әнисе белән уздырган. Тиздән аның әтисе бай һәм түрә кызга өйләнгән, ләкин бу никах баласыз булып чыга, һәм Пьеро өч яшьлек улын үз карамагына ала. Әнисеннән аерылган Леонардо тормыш буена аның сурәтен шедеврларында торгызырга маташкан. Бу вакытта ул бабасы белән яшәгән.

Ул вакытта Италиядә никахтан тыш туган балаларга мөнәсәбәт законлы варисларга кебек үк булган. Винчи шәһәренең күп мөһим кешеләре Леонардоның киләчәк язмышында катнашканнар.

Леонардога 13 яшь булганда, аның үги әнисе бала тапканда үлә. Әтисе янә өйләнә – һәм тиздән тагын тол ир булып кала. Ул 67 яшь яшәгән, дүрт мәртәбә өйләнгән булган һәм аның 12 баласы булган. Әтисе Леонардоны гаилә һөнәренә җәлеп итеп караган, әмма уңышка ирешмәгән: улы җәмгыять кануннары белән кызыксынмаган. Хәзерге мәгънәдә Леонардоның фамилиясе булмаган; “да Винчи” фәкать " Винчи шәһәрчегеннән дигәнне аңлата ». Аның тулы исеме - Leonardo di ser Piero da Vinci, ягъни, “Винчи шәһәреннән Леонардо, Пьероның улы”.

Медуза Калканы турында риваять

Вазари үзенең “Иң мәшһүр рәссамнарның, сынчыларның һәм архитекторларның тормышлары тасвиры”нда сөйләгәнчә, бер вакыт бер таныш авыл хезмәткәре Леонардоның әтисеннән түгәрәк агач калкан өстенә рәсем ясау өчен рәссам табырга сораган. Сер Пьеро калканны үз улына биргән. Леонардо Медуза башын сурәтләргә уйлаган, ә карап торучыга тиешлечә тәэсир итсен өчен, натура буларак кәлтә, елан, чикерткә, күбәләк кортларын, очучы тычкан һәм “башка җан ияләрен” кулланган, “шуларның күбесеннән шактый шыксыз һәм куркыныч җанвар ясаган, ул үзенең сулавы белән һаваны агулаган һәм яндырган”. Нәтиҗә аның өметеннән дә артык булган: ясап бетергән эшен Леонардо әтисенә күрсәткәч, ул курыккан. Улы аңа шулай дип әйткән: “Бу әсәр ясалган максатына хезмәт итә. Аны алыгыз һәм бирегез, чөнки бу сәнгать әсәрләреннән көтелгән гамәл”. Шулай да, Сер Пьеро Леонардоның эшен Флоренциядә 100 дукатка саткан. Риваять буенча, бу калкан Медичи гаиләсенә күчкән, ә югалгач, Флоренциянең тулы хакимияткә ия хуҗаларын халык куган. Күп елдан соң, кардинал дель Монте Медуза Горгона сурәте белән рәсемгә Караваджога боертма биргән. Яңа талисман Фердинанд I Медичига улы өйләнүенә бүләк ителгән.

Вероккьо остаханәсе

Вероккьо остаханәсе шул вакыт Италиянең интеллектуаль үзәгендә, Флоренциядә урнашкан, бу Леонардога гуманитар фәннәрне өйрәнергә һәм шулай ук кайбер техник алымнарны өйрәнергә мөмкин иткән. Ул сызым, химия, металлургия, металл, гипс һәм тире белән эшне өйрәнгән. Моннан тыш, яшь өйрәнчек рәсем, сынчылык сәнгате һәм модельләр ясау белән шөгыльләнгән. Остаханәдә Гирландайо, Перуджино, Боттичелли һәм Лоренцо ди Креди кебек мәшһүр осталар еш булган. Соңыннан, хәтта Леонародоның әтисе аны үз остаханәсенә алганнан соң да, ул Вероккьо остаханәсе белән хезмәттәшлеген дәвам иткән. 1473 елда, 20 яшендә, Леонардо да Винчи Изге Лука Гильдиясендә оста квалификациясенә ия була.

Җиңелгән остаз

Леонардо Да Винчи 
Верроккьоның «Гайсәне чукындыру» картинасы. Сулда фәрештә (сул аскы почмак) — Леонардо пумаласы иҗаты

XV гасырда һавада антик идеалларны торгызу турында фикерләр очып йөргән. Флорентия Академиясендә Италиянең иң яхшы акыллары яңа сәнгать теориясен барлыкка китергәннәр. Иҗади яшьләр вакытын гөрләп торган бәхәсләрдә уздырганнар. Леонардо гөрләп торган иҗтимагый тормыштан якта торган һәм остаханәсеннән сирәк киткән. Аның теоретик бәхәсләр өчен вакыты булмаган: ул осталыгын камилләштергән. Берьюлы Верроккьо «Гайсәне чукындыру» картинасына заказ алган һәм Леонардога ике фәрештәнең берсен ясарга кушкан. Бу шул вакытның сәнгать остаханәләренең гадәти практикасы булган: остаз картинаны ярдәмче өйрәнчекләре белән ясаган. Иң сәләтле һәм тырышларына тулы фрагментны башкару кушылган. Леонардо һәм Верроккьо тарафыннан ясалган ике фәрештә өйрәнчекнең остаздан өстенләгән ачык күрсәткән. Вазари язганча, шак каткан Верроккьо пумаласын калдырган һәм бүтән рәсем ясамаган.

Шәхси тормышы

Да Винчи вегетариан булган дип санала (Андреа Корсали Джулиано ди Лоренцо Медичига Леонардоны ит ашамаган бер Һинду белән чагыштыра).. Да Винчига карый дип еш әйтелгән фраза Әгәр дә кеше хөррияткә омтыла икән, нишләп ул кошларны һәм җанварларны читлекләрдә тота?.. кеше чынлап та җәнлекләрнең патшасы, ул бит аларны рәхимсез рәвештә кырып бетерә Без башкаларны үтереп яшибез. Без йөри торган зиратлар булып торабыз! Бала чагымнан ук мин иттән баш тарттым. Бу гыйбарә Дмитрий Мережковскийның «Терелгән Ходайлар. Леонардо да Винчи» романының инглиз тәрҗемәсеннән алынган..

Леонардо Да Винчи 
Леонардо бала чагында яшәгән өй.

Шулай ук карагыз

Леонардо Да Винчи 
Викиөзек эчендә Леонардо да Винчи темасы буенча бит бар



Сылтамалар

Tags:

Леонардо Да Винчи БиографиясеЛеонардо Да Винчи Шулай ук карагызЛеонардо Да Винчи СылтамаларЛеонардо Да Винчи1452 ел15 апрель1519 ел2 майВинчиИталияИтальян телеФранса

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Википедия җәмгыятеМарат ӘмирхановРабит БатуллаТөзелешАккургашМария Склодовская-КюриБразилияШәүкәт ГалиевҮзбилгеләү3 июльБерләшкән Милләтләр ОешмасыВьет телеНью-ЙоркРоссияФранцияЭйфель манарасыRusiäneñ Qara diñgez flotıТатар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләреSGCGЛениза ВәлиеваВикипедияләр исемлегеӘхмәт ФәйзиISO 639ЧәүкәКислородАвстралияMayk PensМесопотамияВольтУфаРоберт МиңнуллинҺерберт УэллсВикиөзекБодайВаттенсИлнур ГайниевӘбри Хәбриев«Телсез Күке» спектаклеРөстәм Закиров1923 ел1912 елРезеда ӘхияроваЧаллыМодаБайракТатарстан гербыКамбоджаКөньяк ОсетияЭстония гражданнары булмаганнарСайтБөек Ватан сугышыЕвропаКөньяк КореяСараевоAvstraliä açıq tennis yarışıОперацион системаPOU4F2GNG2Роза ХафизоваПортугалияТуфан МиңнуллинАкыллы кешеERCC8Һади ТакташBombağa totuçıКоморники (гмина Коморники)🡆 More