Фла́вий Вале́рий Авре́лий Константи́н, Константи́н I, Константи́н Бөек (tat.
lat. Böyek Konstantin(үле сылтама), лат. Flavius Valerius Aurelius Constantinus) (272-337) – Борынгы Рим дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Рим императоры, гаскәр башлыгы.
Флавий Валерий Аврелий Константин | |
---|---|
Туган телдә исем | Flavius Valerius Aurelius Constantinus |
Туган | 27 февраль 272 Наисс, Мезия |
Үлгән | 22 май 337 (65 яшь) Никомедия |
Күмү урыны | Рәсүлләр чиркәве[d] |
Ватандашлыгы | Рим |
Һөнәре | Рим императоры |
Җефет | Минервина[d] һәм Флавия Максима Фауста[d] |
Балалар | Крисп[d], Константина[d], Констант[d], Константин II[d], Констанций II[d] һәм Һелена[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Флавия Юлия Констанция[d], Евтропия[d], Анастасия[d], Флавий Юлий Констанций[d], Далмаций Старший[d] һәм Ганнибалиан Старший[d] |
306 елда Константинның әтисе үлгәннән соң гаскәр Константинны август булып игълан иткән.
312 елда Максенц өстендә Мульвин күпере янындагы сугышта җиңгәннән соң һәм 323 елда Лициний өстендә җиңгәннән соң, Константин – бердәнбер Рим хакиме булып чыккан.
Константин Христианлыкны дәүләтнең өстенлек алган дине итеп ясаган, ә 330 елда Рим империясе башкаласын Византий (Константинополь) шәһәренә күчергән.
Константин яңа Рим дәүләтенең төзелешен оештырган.
Кайбер христиан чикәүләре Константинны әүлия (апостолга тигез) булып хөрмәт иткән. Ләкин Рим-Католик чиркәве Константинны әүлияләр исемлегенә кертмәгән.
Рим империясе таркалганнан соң, Көнчыгыш Рим империясенең башкаласы ягъни Константинополь (Византий) булган, шуңа күрә империя исеме – Византия булган. Руслар Константинольны – Царьград (Патша шәһәре) дип атаганнар, төрекләр Стамбул (Истанбул – Өстән бул) дип исемлиләр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бөек Константин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.