Намибия

Нами́бия (ингл.

Namibia; 1968 елга кадәр – Көньяк-Көнбатыш Африка) – Африканың көньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт. Төньякта Ангола һәм Замбия, көнчыгышта Ботсвана, ә көньякта КАҖ белән чиктәш. Көнбатышта Атлантик океан сулары белән юыла. Мәйданы 824,3 мең км². Халык саны 2,1 млн кеше (2009). Башкала – Виндхук шәһәре. Ил белән 5 елга сайланган президент һәм икепалаталы парламент идарә итә.

Намибия
Намибия
Байрак
Намибия
Илтамга
Шигарь Unity, Liberty, Justice Edit this on Wikidata
Башкала Виндһук
Халык саны 2 533 794 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1990 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 825,615 км²
Координатлар 23°S 17°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Икътисад
ТЭП 12 446 миллион US$ (2021), 12 607 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Намибия дуллыры, Көньяк Африка ранды
Эшсезлек дәрәҗәсе 19% (2014)
Туу күрсәткече 3.522 (2014)
КПҮИ 0.615 (2021)
Яшәү озынлыгы 64.388 ел (2016)
Пинсә яше 60 яшь
Джини коэффициенты 59.1 (2015)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Челтәр көчәнеше 220 вольт
Телефон коды +264
ISO 3166-1 коды NA
ХОК коды NAM
Интернет домены .na


Тарих

Хәзерге Намибиягә аурупалылардан иң беренче булып 1484 елда португал диңгезчеләре килеп төшкәннәр. Берничә гасыр дәвамында бу җирләр белән кызыкмаганнар. Фәкать 1802 елдан инглизлар Оранж елгасыннан төньяграк беренче миссияне төзегәннәр. 1878 елда Бөекбритания Уолфиш-Бей әйләнә-тирәсен үз милке дип игълан иткән. 1884 елда Алмания Намибия территориясен Алман Көньяк-Көнбатыш Африкасы (ККА) исеме белән үз протекторатына әйләндергән. Колонизаторлар үз хакимлекне урнаштыруда җирле кабилә башлыкларның үзара дошманлыгыннан файдаланганнар. 1904-1097 елларда гереро һәм нама кабиләләр тарфыннан оештырылган күтәрелеш булып үткән. Ул күтәрелеш рәвештә бастырылган: герероларның 80% өлеше һәм намаларның 50% өлеше юк ителгән, мәзкүр кабиләлрнең җирләре мөсадәрә ителгән.

Беренче бөтендәнья сугышы дәверендә ККАны Көньяк Африка Иттифагы (КАИ) басып алган. Сугыштан соң ул Милләтләр Лигасының мандатлар системасы составына кертелгән. 1920 елда ККА белән идарә итү мандаты КАИга бирелгән. [[Файл:|200px|thumb|right|]]

Дин

Намибия ― нигездә, христиан иле.

  • 65,1 % ― протестантлар (43,7 % лютеран, 4,4 % җиденче көн адвентистлары, 17,0 % англикан чиркәве һ. б. протестантлык конфессияләре тарафдарлары);
  • 22,8 % ― Рим-католик чиркәве тарафдарлары;
  • 10,5 % ― христиан булмаган диннәргә ышанучылар (нигездә, Африка традицион диннәре, сөнни ислам, буддизм);
  • 1,5% ― атеистлар яки дингә мөнәсәбәтен белдермәүчеләр.

Ислам, яһүд дине, буддизм һәм бәһаи диннәре Намибиядә иң зур азчылык диннәр булып исәпләнә, гомумән алганда, әлеге дин тарафдарлары Намибия халкының (2,5 млн, 2020 елга бәяләмә) ~ 1 % ын гына тәшкил итә.

Ислам

Илдә тарафдарлары саны буенча кечкенә, әмма динамик үсештәге мөселман җәмгыяте эшчәнлек алып бара. 2009 елда Намибиядә мөселманнар саны 3000 нән 5000 кешегә кадәр дип бәяләнгән . 2011 елда, бәяләүләр буенча, илдә 9000 мөселман исәпләнә күбесе Нама(ингл.) халкы. Нама халкының күпчелеге ― христианнар, шул ук вакытта ислам динендәге намалар Намибиядәге мөселманнарның күпчелеген тәшкил итә .

Административ бүленү

Намибия 

Намибия өлкәләре:

  1. Каприви
  2. Эронго
  3. Хардап
  4. Карас
  5. Окаванго
  6. Кхомас
  7. Кунене
  8. Охангвена
  9. Омахеке
  10. Омусати
  11. Ошана
  12. Ошикото
  13. Очосондьюпа

Сылтамалар

Tags:

Намибия ТарихНамибия ДинНамибия Административ бүленүНамибия СылтамаларНамибияАнголаАтлантик океанАфрикаБотсванаДәүләтЗамбияИнглиз телеКАҖ

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Самат ШакирГалиәсгар КамалИбраһим Сәләхов«Унбиш җитәкче хаты»Әлфинур ХисамиАварларАйдар АганинTMCC3Донбасс сугышыКазан театрларыБөек Октябрь инкыйлабыВильбурРезидә ШәрәфиеваАнтон Богданов (1984)İlon MaskРаКургашлы (Гафури районы)ИкътисадМалегаонТарас ШевченкоГо (уен)БанкТатар милли киемнәреBaş bitBöyekbritaniäneñ Cämğiät pulatıХакка телеMicrosoft WindowsМуса Җәлил биографиясеЛуиза ЯнсуарРадик ГалиәкбәровСүмер (Гүнйүзү)ҖырчыҖәйге вакытСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеАквакультураЯулытораСергей Антипов (1949)Татар милли ризыкларыРумынияОлыяз (Саба районы)Гадел Кутуй17 гыйнварИбраһим АганинISO 3166Армандо ДиамантэӘлмәтГермания69 pozasıXXVII гасыр (б. э. к.)Пётр IYouTubeСабын чәчәгеЯпонияМарат Әхмәтов (1954)Галимҗан ИбраһимовВикимедиа ФондыБизнесЙолдыз сугышларыGoogleАрыслан (Киров өлкәсе)Рөстәм АсаевРөстәм МиңнехановЭльмира ШәрифуллинаПатшаЧыпчыкларWhatsAppБеренче театр (спектакль)Таһир Якупов🡆 More