Фәнни белемнең бер яки барлык тармакларыннан җыелган мәгълүмат тупланмасы булган белешмә чыганагы төрен энциклопедия дип атыйлар.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Энциклопедия | |
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы | энцикл. |
---|---|
Моңа өлешчә туры килә | лексикон[d] |
Энциклопедия Викиҗыентыкта |
Энциклопедияләр мәкалә яки кертемнәрдән тора, гадәттә әлифба тәртибе буенча оештырыла. Энциклопедия кертемнәре күпчелек сүзлекләрнекеннән озынрак һәм тирәнрәк. Сүзләр турында тел белеме мәгълүматына басым ясаган сүзлек кертемнәреннән аермалы буларак, энциклопедия мәкаләләре тасвирлаган әйбер яки төшенчә турында фактик мәгълүматка юнәлгән.
Беренче энциклопедияләр 2000 ел элек тирәсе барлыкка киләләр; сакланылган иң борынгысы Плиний Аксакал (ингл.) тарафыннан якынча 77 ел тирәсендә әзерләнгән Табигать тарихы (ингл.) булып тора. Заманча энциклопедияләр 17 гасыр тирәсендә сүзлекләрдән үсеп чыккан феномен.
Энциклопедия сүзе Койне грекча (ингл.) ἐγκυκλοπαιδεία, грекча ἐγκύκλιος παιδεία "гади мәгариф" мәгънәсенә туры килүче энкыклиос паидеиа сыман транслитерацияләнгән сүзтезмәсеннән чыга: энкыклиос (ἐγκύκλιος) мәгънәсе "капсаган, кабатланган, еш кирәк булган, гади" + паидеиа (παιδεία) мәгънәсе "мәгариф, баланы үстерү", ләкин латин манускриптларны күчерүчеләрнең хаталары сәбәпле бер сүз буларак кыскартылган. Сүзтезмәне "тулы өйрәтү" яки "тулы белем" буларак тәрҗемә итеп була.
Энциклопедияләр тарихның иң борыңгы чакларыннан кулъязма килеш, урта гасырларда һәм якын заманаларда бастырылган килеш, һәм соңгы заманда мәгълүмат технологияләре ярдәмендә санак мониторында күрсәтелгән һәм санак челтәрләре буенча тапшырылган килеш яшәп киләләр.
Бүгенге көнгә кадәр сакланган иң борыңгы энциклопедик хезмәт 1 гасырда яшәгән римлы дәүләт эшлеклесе Плиний Аксакал (ингл.) тарафыннан әзерләнгән Табигать тарихы (ингл.) булып тора. Ул табигый тарих, архитектура, медицина, география, геология, һәм аның яшәгән дөньяның барлык яклары турында аңлатма бирүче 37 бүлектән торган хезмәт әзерләгән иде. Кереш сүзендә 200 авторның 2000 хезмәтеннән 20000 факт туплаганын һәм өстәмә буларак үз тәҗрибәсеннән дә өстәгәнен турында яза. Бу хезмәтнең 77-79 еллар тирәсендә дөнья күргәне билгеле, ләкин авторның 79 елгы Везувий янартавының шартлавында үлүе сәбәпле аның тулысынча тикшерелгән ышанычлы фәнни хезмәт дип атап булмый дип уйланыла.
Бөтендөнья пәрәвезендәге энциклопедияләр динамизм өстенлеген ташый: яңа мәгълүмат табу өчен статик диск яки кәгазь форматында әзерләнгән яңа чыгарылышның чыгуын көтмичә чын вакытта диярлек күреп була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Энциклопедия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.