Мәскә́ү (рус. Москва) — Россия Федерациясенең башкаласы, федерация әһәмияте шәһәре, үзәк икътисади районның һәм Мәскәү өлкәсенең үзәге.
Мәскәү — Бөек Мәскәү кенәзлегенең, Россия патшалыгының һәм Совет Социалистик Республикалар Берлегенең тарихи башкаласы. Көнчыгыш-Европа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында урнашкан.
Мәскәү | |
рус. Москва | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Рәсми исем | Москва |
---|---|
Кушамат/тәхәллүс | Третий Рим, Өченче Рим һәм Third Rome |
... хөрмәтенә аталган | Мәскәү елгасы |
Демоним | москвичи |
Нигезләүче | Юрий Долгорукий[d] |
Рәсми тел | рус теле |
Гимн | Мәскәү һимны[d] |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Россия, Мәскәү өлкәсе һәм Үзәк федераль округ |
Административ-территориаль берәмлек | Россия |
Сәгать поясы | MSD, UTC+03:00 һәм Европа/Мәскәү[d] |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Мәскәү елгасы, Яуза[d], Водоотводный канал (Москва)[d], Сходненский деривационный канал[d] һәм Мәскәү исемендәге канал |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Көнчыгыш Аурупа тигезлеге |
Иң төньяк ноктасы | |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Moscow.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Мәскәү хөкүмәте премьер-министры[d] |
Фирка сәркәтибе | Юрий Анатольевич Прокофьев[d], Зайков, Лев Николаевич[d] һәм Борис Ельцин |
Хөкүмәт башлыгы | Сергей Собянин |
Башкарма хакимият | Мәскәү мэры[d] һәм Мәскәү хөкүмәте |
Идарә итүче орган | Мәскәү хөкүмәте |
Канунбирү органы | Мәскәү шәһәр думасы[d] |
Югары мәхкәмә органы | РФ субъектының конституцион (низами) мәхкәмәсе[d] |
Әгъзалык | Всемирная федерация туристических городов[d] |
Халык саны | 12 455 682 (1 гыйнвар 2021) |
Административ бүленеше | Үзәк административ округ, Төньяк административ округ, Төньяк-Көнчыгыш административ округ, Көнчыгыш административ округ, Көньяк-Көнчыгыш административ округ, Көньяк административ округ, Көньяк-Көнбатыш административ округ, Көнбатыш административ округ, Төньяк-Көнбатыш административ округ, Зеленоград административ округы, Яңа Мәскәү административ округы, Троицк административ округы, Академия районы[d], Алексеевский район[d], Алтуфьевский район[d], Арбат[d], Аэропорт[d], Бабушкинский район[d], Басманный район[d], Беговой[d], Бескудниковский район[d], Бибирево[d], Богородское[d], Бутырский район[d], Вешняки[d], Внуково[d], Войковский район[d], Восточное Дегунино[d], Восточное Измайлово[d], Восточный[d], Выхино-Жулебино[d], Гагаринский район[d], Головинский район[d], Гольяново[d], Дмитровский район[d], Дорогомилово[d], Замоскворечье[d], Западное Дегунино[d], Ивановское[d], Измайлово[d], Капотня[d], Коптево[d], Косино-Ухтомский[d], Красносельский район[d], Крылатское[d], Крюково[d], Кузьминки[d], Кунцево[d], Куркино[d], Левобережный[d], Лефортово[d], Лианозово[d], Лосиноостровский район[d], Люблино[d], Марфино[d], Марьина Роща[d], Марьино[d], Матушкино[d], Метрогородок[d], Мещанский районы[d], Митино[d], Можайский район[d], Молжаниновский район[d], Некрасовка[d], Нижегородский район[d], Новогиреево[d], Новокосино (район Москвы)[d], Ново-Переделкино[d], Останкинский район[d], Отрадное[d], Очаково-Матвеевское[d], Перово[d], Печатники[d], Покровское-Стрешнево[d], Преображенское[d], Пресненский район[d], Проспект Вернадского[d], Раменки[d], Ростокино[d], Рязанский район[d], Савёлки[d], Савёловский район[d], Свиблово[d], Северное Измайлово[d], Северное Медведково[d], Северное Тушино[d], Северный[d], Силино[d], Сокол[d], Соколиная Гора[d], Сокольники[d], Солнцево[d], Строгино[d], Таганский район[d], Тверской район[d], Текстильщики[d], Тимирязевский район[d], Тропарёво-Никулино[d], Филёвский Парк[d], Фили-Давыдково[d], Хамовники[d], Ховрино[d], Хорошёво-Мнёвники[d], Хорошёвский район[d], Щукино[d], Южное Медведково[d], Южное Тушино[d], Южнопортовый район[d], Якиманка[d], Ярославский район[d], Бирюлёво Восточное[d], Бирюлёво Западное[d], Братеево[d], Даниловский район[d], Донской район[d], Зюзино[d], Зябликово[d], Коньково[d], Котловка[d], Ломоносовский район[d], Москворечье-Сабурово[d], Нагатино-Садовники[d], Нагатинский Затон[d], Нагорный район[d], Обручевский район[d], Орехово-Борисово Северное[d], Орехово-Борисово Южное[d], Поселение «Мосрентген»[d], Поселение Внуковское[d], поселение Вороновское[d], Поселение Воскресенское[d], Поселение Десёновское[d], Поселение Киевский[d], Поселение Клёновское[d], Поселение Кокошкино[d], Поселение Краснопахорское[d], Поселение Марушкинское[d], Поселение Михайлово-Ярцевское[d], поселение Московский[d], Поселение Новофёдоровское[d], Поселение Первомайское[d], Поселение Роговское[d], Поселение Рязановское[d], Сосенское[d], Троицк, Поселение Филимонковское[d], Поселение Щаповское[d], Щербинка, Северное Бутово[d], Старое Крюково[d], Тёплый Стан[d], Царицыно[d], Черёмушки[d], Чертаново Северное[d], Чертаново Центральное[d], Чертаново Южное[d], Южное Бутово[d] һәм Ясенево[d] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 156 метр |
Кардәш шәһәр | Берлин, Dähli, Мадрид, Тел-Әвив, Тәһран, Пекин, Валансьен, Лондон, Любляна, Буэнос-Айрес, Астана, Афин, Дүсселдорф, Вена, Bangkok, Белград, Загреб, Әнкара, Улан-Батор, Бишкәк, Сеул, Һавана, Акъяр, Дөбәй, Токио, Пхеньян һәм Бакы |
Нәрсә белән чиктәш | Мәскәү өлкәсе һәм Калуга өлкәсе |
Кулланылган тел | рус теле һәм рус ишарә теле |
Бүләкләр | Европаның агачлар шәһәре[d] (2019) |
Мәйдан | 2562 ± 1 км² |
Почта индексы | 101001–135999 |
Рәсми веб-сайт | mos.ru(рус.)(ингл.) |
Мультимедиа агымы URL-ы | balticlivecam.com/cameras/russia/moscow/moscow-city-center/, balticlivecam.com/cameras/russia/moscow/glory-square/ һәм balticlivecam.com/cameras/russia/moscow/moscow-panoramic-view/ |
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы | data.mos.ru(рус.) |
Һәштәге | Moscow |
Тәртипне билгеләүче төп текст | Мәскәү шәһәре низамнамәсе[d] |
Тема җәгърафиясе | Мәскәү географиясе[d] |
Көппенның климат классификациясе | уртача континенталь климат[d] һәм континентальный климат[d] |
Һәйкәлләр исемлеге | Мәскәү мәдәни мирас һәйкәлләре исемлеге[d] |
Яклаучы изге | Изге Георгий[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | Мәскәү хөкүмәтенең ачык мәгълүматлар порталы[d] |
Феноменның икътисады | Мәскәү икътисады[d] |
Беренче язма телгә алу | 4 апрель 1147 |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 98 943 һәм 11 583 |
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы | М. |
Җирле телефон коды | 495 һәм 499 |
ИАТА аэропорт коды | MOW |
Номер тамгасы коды | 77, 97, 99, 177, 197, 199, 777 һәм 799 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Төркем:Мәскәү шәрәфле ватандашлары[d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Мәскәүдә җирләнгәннәр |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Мәскәүдә төшерелгән фильмнар[d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | Төркем:Мәскәү күренешләре[d] |
Мәскәү Викиҗыентыкта |
Россиянең һәм Европаның (Истанбул исәпмичә) халык саны буенча иң зур шәһәр (11,8 млн кеше).
Мәскәү — Россия туристик үзәге. Мәскәү кирмәне, Кызыл мәйдан һәм Новодевичий кәшишхәнәсе ЮНЕСКО дөнья мирасына керәләр. Мәскәүне 6 аэропорт хезмәт күрсәтәләр. Анда 9 тимер юл вокзаллар һәм 3 елга портлары эшлиләр. 1935 елдан башкалада метрополитен эшли.
Шәһәр Көнчыгыш-Европа тигезлегендә, Мәскәү елгасы янында, Ока һәм Идел елгалары арасында урнашкан. Федерация субъекты буларак Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән чиктәш. 2012 елга шәһәр мәйданы — 2511 км². Территоиясеннән 877 км² Мәскәү Боҗра Автомобильләр Юлы эчендә, 1633 км² — тышкы ягында урнашкан.
Шәһәрнең уртача биеклеге — 156 м, иң биек ноктасы — Теплый Стан бистәсендә, иң түбән ноктасы Беседин күперләре арасында урнаша.
Ул Мәскәү елгасының ике ярларында, аның урта агымнарында урнаша. Шулай ук шәһәрдә Мәскәү елгасының кушылдыклары: Сходня, Химка, Пресня, Неглинная, Яуза, Нищенка, Сетунь, Котловка һәм Гордоня агалар. Кече елгаларының күбесе коллекторларда агалар.
Мәскәүдән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Мурманск ~ 2103 км Петербург ~ 696 км Бөек Новгород ~ 538 км Тверь ~ 177 км | Архангельск ~ 1291 км Череповец ~ 526 км Вологда ~ 459 км Ярославль ~ 264 км | Сыктывкар ~ 1331 км Киров ~ 943 км Киңәшмә ~ 401 км Иваново ~ 302 км | |||||||
Смоленск ~ 414 км Витебск ~ 543 км Минск ~ 750 км Варшава ~ 1462 км | Владимир ~ 187 км Түбән Новгород ~ 427 км Казан ~ 830 км Владивосток ~ 9207 км | ||||||||
Калуга ~ 173 км Брянск ~ 401 км Киев ~ 898 км Кишинәү ~ 1323 км | Липецк ~ 459 км Воронеж ~ 529 км Харковь ~ 749 км Тындагы Ростов ~ 1092 км | Тамбов ~ 463 км Сарытау ~ 853 км Волгоград ~ 966 км Әстерхан ~ 1404 км | |||||||
Мәскәү халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.
Шәһәр климаты — уртача-континенталь. Кыш уртача ноябрьның икенче яртысыннан март ахырына хәтле дәвам итә. Кыш вакытында көчле суыклар (-20, -30 °C), ә декабрь белән январьдә җепшек көннәр булырга мөмкин. Елда айларның иң салкыны — февраль (уртача −6,7 °C). Җәй майның уртасыннан сентябрьгә хәтле дәвам итә, көндез температурасы еш 30 °C кадәр күтәрелә. Елда айларның иң җылысы — июль (уртача 19,2 °C).
Елның уртача температурасы 5,8 °C тәшкил ителә. Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча елларның иң җылысы — 2008 (урта температура — 7,3 °C), иң салкыны — 1888 (1,7 °C). Уртача еллык җил тизлеге — 2,3 м/с, һава дымлылыгы — 77%.
Бөтен метеокүзәтчелек тарихы буенча иң югары температура 2010 елның 29 июлендә тәшкил ителгән — 38,2 °C, иң түбән 1940 елның 17 гыйнварында −42,2 °C.
Мәкәүдә ел буенча 600—800 мм атмосфера дуеннары ява, күбесе — җәйдә.
Мәскәү климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 8,6 | 8,3 | 19,7 | 28,9 | 33,2 | 34,7 | 38,2 | 37,3 | 32,3 | 24,0 | 16,2 | 9,6 | 38,2 |
Уртача максимум, °C | −4 | −3,7 | 2,6 | 11,3 | 18,6 | 22,0 | 24,3 | 21,9 | 15,7 | 8,7 | 0,9 | −3 | 9,6 |
Уртача минимум, °C | −9,1 | −9,8 | −4,4 | 2,2 | 7,7 | 12,1 | 14,4 | 12,5 | 7,4 | 2,7 | −3,3 | −7,6 | 2,1 |
Абсолют минимум, °C | −42,2 | −38,2 | −32,4 | −21 | −7,5 | −2,3 | 1,3 | −1,2 | −8,5 | −20,3 | −32,8 | −38,8 | −42,2 |
Явым-төшем нормасы, мм | 52 | 41 | 35 | 37 | 49 | 80 | 85 | 82 | 68 | 71 | 55 | 52 | 707 |
Чыганак: Погода и Климат |
Шәһәр исеме Мәскәү елгасының исеменнән чыккан. Борыңгы рус телендә моск- тамыры «баткак, сыланучан» яки «саз, юеш, дымлы» мәгънәләрен белдерде. Елга исеме, бәлки борыңгы рус «москы» (-ы кушымчасы белән) сүзеннән чыккан.
Башка телләрдә шулай ук бу сүзеннән төзергән исемнәре бар: рус. Moscow, алман. Moskau, фр. Moscou.
Шәһәр яше аныклап билгеле түгел. Иң борыңгы археологик табылмалар таш чорына кагылалар. Беренче меңьеллыгының ахырында Мәскәү районында вятичләр һәм кривичләр нәселләре урнаштылар. Археологик казулар нәтиҗәләре буенча, XI гасырда Мәскәү янында чокырлы һәм урлы авыл урнашты.
Мәскәүгә нигез салу турыда ике караш бар.
1238 ел 20 гыйнвар — Батый хан җитәкчелегендәге гаскәр рус армиясен җиңеп Мәскәүне ала.
Монгол-татар буйсындырган вакытында шәһәр яндырып яуланган, ләкин тиз торгызылган. 1242 елдан Алтын Урдага бәйле булган. Кайбер тарихчылар буенча Мәскәү һәм тирәсендәге кенәзлекләр Алтын Урда эченә кергән.
Алтын Урда чорында Мәскәү шәһәрендә Урда урамы (русча Ордынка, әлегә сакланган) килеп чыккан. Урда урамы тирәсендә башта Алтын Урданың татар идарәсенең түрәләре — баскаклар, даруглар һәм бүтән — яшәгәннәр. Урда урамы тирәсендә Татар бистәсе килеп чыккан.
Хәзер Мәскәүнең Татар бистәсе турында күп исемнәр хәтерләтә: Балчык (русча Балчук, Мәскәүнең урыны һәм кунакханәсе), Кече һәм Зур Татар урамнары (анда Иске Татар мәчете бар), Третьяков исемендәге галереянең тирәсендә урнашкан тарихи урыннар.
Арбат урамы — татар сәүдәгәрләре тарафыннан салынган бистә. Кайбер чыганак буенча татар сүзеннән арба яки гарәп сүзеннән рабат (шәһәр яны) килеп чыга. Арбат бистәсендә башта болгар, соңрак татар һәм бүтән шәрекъ сәүдәгәрләре, осталары яшәгән һәм эшләгән. Алтын Урда хакимлеге дәвереннән Мәскәүдә бүтән татар исемнәре дә калганнар: Таган (русча Таганка), Толмачы урамнары (Новокузнецкая метро станциясе тирәсендә, элек анда Татар Толмачы бистәсе булган), Исмайлы (русча Измайлово), Сәркиз (русча Черкизово) — Сәркиз морза Дмитрий Донской якташы булган, батырлык һәм булышлык өчен Мәскәү кенәзе Сәркиз морзага шушы җирне биргән, аның исеменнән Черкизово сүзе килеп чыккан.
Алтын Урданың Үзбәк ханы хакимлегендә Мәскәүнең әһәмияте күтәрелгән, чөнки татар ханы Мәскәү кенәзенә Иван Калитага баскак вазифасын биргән. Шулай итеп рус кенәзлекләрендә баш татар баскагы — Иван Калита булып чыккан, ул бөтен салымны җыйган булган һәм Алтын Урда ханына җибәргән. Мәскәүнең шушы салымны җыю вазифалары Алтын Урда чорыннан хәзерге вакытка кадәр калган.
XIII гасырның икенче яртысыннан Мәскәү мөстәкыйль удел кенәзлеге үзәге булып торган. XIV гасырның башында Мәскәү биләмәләре зурая, аның составына Коломна һәм Можайск кенәзлекләре керәләр.
XIV гасырда Мәскәүнең Бөек Мәскәү кенәзлеге үзәге буларак күтәрелүе була. XIV гасырда Мәскәүгә митроплитлар резиденциясе күчерелә, ә 1589 елда Мәскәү патриархиясе оештырыла.
Мәскәү — Россиядә һәм Европада халык саны буенча иң зур шәһәр. Статистика буенча, шәһәрдә 2012 елда 11 612 943 кеше яши. Бу сан өзлексез яшәгән шәһәрчеләр гына хисапка ала, Мәскәүдә тагын 1 миллион 800 мең артык мигрантлар, гастарбайтерлар, һәм төрле рәсми түгел эмигрантлар яши.
Халык саны буенча шәһәр Россиядә — беренче, Европада — икенче (СТамбовлдан соң), дөньяда — сигезенче.
Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
1350 | 1400 | 1600 | 1638 | 1710 | 1725 | 1738 | 1750 |
30 000 | ↗40 000 | ↗100 000 | ↗200 000 | ↘160 000 | ↘145 000 | ↘138 400 | ↘130 000 |
1775 | 1785 | 1800 | 1811 | 1813 | 1825 | 1830 | 1835 |
↗161 000 | ↗188 700 | ↗250 000 | ↗270 200 | ↘215 000 | ↗241 500 | ↗305 600 | ↗335 800 |
1840 | 1847 | 1852 | 1856 | 1858 | 1859 | 1863 | 1864 |
↗349 100 | ↗353 300 | ↗373 800 | ↘368 800 | ↗377 800 | ↗379 300 | ↗462 500 | ↘351 600 |
1868 | 1871 | 1886 | 1891 | 1897 | 1900 | 1902 | 1907 |
↗416 400 | ↗601 969 | ↗753 459 | ↗822 400 | ↗1 039 000 | ↗1 175 000 | ↘1 174 700 | ↗1 345 700 |
1908 | 1912 | 1913 | 1914 | 1915 | 1917 | 1920 | 1923 |
↗1 359 200 | ↗1 617 157 | ↘1 563 100 | ↗1 762 700 | ↗1 817 000 | ↗1 854 400 | ↘1 028 200 | ↗1 542 900 |
1926 | 1928 | 1931 | 1936 | 1939 | 1956 | 1959 | 1967 |
↗2 080 000 | ↗2 127 200 | ↗2 781 300 | ↗3 641 500 | ↗4 609 000 | ↗4 839 000 | ↗5 045 905 | ↗6 422 000 |
1970 | 1972 | 1973 | 1976 | 1979 | 1982 | 1986 | 1989 |
↗6 941 961 | ↗7 151 000 | ↗7 255 000 | ↗7 658 000 | ↗7 830 509 | ↗8 111 000 | ↗8 527 000 | ↗8 769 117 |
1990 | 1991 | 1992 | 1993 | 1994 | 1995 | 1996 | 1997 |
↗8 880 124 | ↗9 017 415 | ↘8 956 900 | ↗9 066 025 | ↗9 066 612 | ↗9 085 457 | ↘8 434 300 | ↗9 411 236 |
1998 | 1999 | 2000 | 2001 | 2002 | 2003 | 2004 | 2005 |
↗9 604 297 | ↗9 783 242 | ↗9 932 932 | ↘8 396 400 | ↗10 126 000 | ↗10 126 400 | ↗10 391 470 | ↗10 406 600 |
2006 | 2007 | 2008 | 2009 | 2010 | 2011 | 2012 | 2013 |
↗10 425 100 | ↗10 442 700 | ↗10 470 300 | ↗10 508 971 | ↗11 503 501 | ↘11 503 500 | ↗11 612 943 | ↗11 979 529 |
2014 | 2015 | ||||||
↗12 108 257 | ↗12 197 596 |
Халык | 1897 | 1926 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |
руслар | 987 044 | 95,0% | 1 771 690 | 87,8% | 3 614 430 | 87,4% | 4 507 899 | 88,6% | 6 301 247 | 89,2% | 7 146 682 | 90,1% | 7 963 246 | 89,7% | 8 808 009 | 84,8% |
украиннар | 4 478 | 0,4% | 16 082 | 0,8% | 90 479 | 2,2% | 115 489 | 2,3% | 184 885 | 2,6% | 206 875 | 2,6% | 252 670 | 2,8% | 253 644 | 2,4% |
татарлар | 4 2881 | 0,4% | 17 076 | 0,8% | 57 687 | 1,4% | 80 489 | 1,6% | 109 252 | 1,5% | 131 328 | 1,7% | 157 376 | 1,8% | 166 083 | 1,6% |
әрмәннәр | 1 604 | 0,2% | 6 369 | 0,3% | 13 682 | 0,3% | 18 379 | 0,4% | 25 584 | 0,4% | 31 414 | 0,4% | 43 989 | 0,5% | 124 425 | 1,2% |
әзериләр | - | - | 224 | ~0,0% | 677 | ~0,0% | 2 528 | 0,1% | 4 889 | 0,1% | 7 967 | 0,1% | 20 727 | 0,2% | 95 563 | 0,9% |
яһудләр | 5 070 | 0,5% | 131 244 | 6,5% | 250 181 | 6,0% | 239 246 | 4,7% | 251 350 | 3,6% | 222 900 | 2,8% | 174 728 | 2,0% | 79 359 | 0,8% |
белоруслар | 1 016 | 0,1% | 13 161 | 0,7% | 24 952 | 0,6% | 34 370 | 0,7% | 50 257 | 0,7% | 59 193 | 0,7% | 73 005 | 0,8% | 59 353 | 0,6% |
башкалар | 35 091 | 3,4% | 61 295 | 3,0% | 84 930 | 2,1% | 87 181 | 1,7% | 133 544 | 1,9% | 125 243 | 1,6% | 189 838 | 2,1% | 796 318 | 7,7% |
барлык | 1 038 591 | 100,0% | 2 017 141 | 100,0% | 4 137 018 | 100,0% | 5 085 581 | 100,0% | 7 061 008 | 100.0% | 7 931 602 | 100,0% | 8 875 579 | 100,0% | 10 382 754 | 100,0% |
Искәрмә:1 Әзериләр белән
Халык | 2010 | |
---|---|---|
К. с. | % | |
руслар | 9 930 410 | 86,3% |
украиннар | 154 104 | 1,3% |
татарлар | 149 043 | 1,3% |
әрмәннәр | 106 466 | 0,9% |
әзериләр | 57 123 | 0,5% |
яһудләр | 53 145 | 0,5% |
белоруслар | 39 225 | 0,3% |
башкалар | 1 013 985 | 8,8% |
барлык | 11 503 501 | 100,0% |
Мәскәүдә 154 104 украин (1,42 %), 149 043 татар (1,38 %), 57 123 әзәри (0,53 %) һәм 53 142 яһүди (0,49 %) яши (2010). Шәһәрдә руслар күпчелектә — халыкның 86% алалар, яисә 9 930 410 кеше.
Мәскәүдә татарларның тарихи яшәгән урыннары — Мәскәү елгасы арты (Замоскворечье) районындагы Татар бистәсе.
|
2012 елдан Мәскәү 12 административ округына бүленә:
1. Үзәк административ округ (10 районына бүленә)
2. Төньяк административ округ (16 районына бүленә)
3. Төньяк-Көнчыгыш административ округ (17 районына бүленә)
4. Көнчыгыш административ округ (16 районына бүленә)
5. Көньяк-Көнчыгыш административ округ (12 районына бүленә)
6. Көньяк административ округ (16 районына бүленә)
7. Көньяк-Көнбатыш административ округ (12 районына бүленә)
8. Көнбатыш административ округ (13 районына бүленә)
9. Төньяк-Көнбатыш административ округ (8 районына бүленә)
10. Зеленоград административ округы (4 районына бүленә)
11. Яңа Мәскәү административ округы (11 җирлегенә бүленә)
12. Троицк административ округы (10 җирлегенә бүленә)
Шәһәрдә ун тимер юл вокзалы бар:
Мәскәү эчендә Мәскәү тимер юлының кече боҗрасы урнаша, ул Мәскәүнең барлык тимер юл юнәлешләрен тоташтыра.
Мәскәү — М1 «Беларусь» (Мәскәү — Смоленск — Белорусия белән чиге), М2 (Мәскәү — Тула — Орёл — Курск — Белгород — Украина белән чиге), М3 «Украина» (Мәскәү — Калуга — Брянск — Украина белән чиге), М4 «Тын» (Мәскәү — Воронеж — Дондагы Ростов — Краснодар — Новороссийск), М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), М6 «Каспий» (Мәскәү — Тамбов — Волгоград — Әстерхан), М7 «Идел» (Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Чабаксар — Казан — Уфа), М8 «Холмогоры» (Мәскәү — Ярославль — Вологда — Архангельск — Северодвинск), М9 «Балтия» (Мәскәү — Ржев — Латвия белән чиге), М10 «Россия» (Мәскәү — Тверь — Бөек Новгород — Петербург), А101 «Балтия» (Мәскәү — Малоярославец — Белорусия белән чиге), А103 «Балтия» (Мәскәү — Черноголовка), А104 «Балтия» (Мәскәү — Дмитров — Дубна) автоюлларның башлангыч пункты.
Мәскәү эчендә өч транспорт боҗра бар: Бакча боҗрасы, Өченче транспорт боҗрасы, Мәскәү боҗра автомобиль юлы.
Моны карагыз: Мәскәү метрополитены
Метрополитен — Мәскәүдә иң популяр транспорт.
Моны карагыз: Төньяк елга порты
Мәскәү шәһәрендә дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары эшләп килә. Беренчесе берничә төркемгә бүленә: университетлар, академияләр, институтлар, консерваторияләр, Оборона министрлыгы сайты, Эчке эшләр министрлыгы сайты уку йортлары бар.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Калып:Европа башкалалары
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мәскәү, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.