Физика

Гыйльме әшья яки Фи́зика (tat.

lat. Ğilme əşya(үле сылтама), иске имлә ﻋﻠﻡ ﺍﺷﻴﺎ, юнанча φύσις – табигать, лат. phýsica) - матди дөньяның төзелешен һәм үсешен билгеләүче тирән һәм гомуми канунчалыклар турында белем тармагын өйрәнүче фәнне белдерүче истилах.

Физика
Сурәт
Өйрәнелгән тармак физик үбҗә[d] һәм энергия
Кайда өйрәнелә студент, изучающий физику[d]
Һәштәге physics
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы fizik.
Веб-сайт Stack Exchange physics.stackexchange.com
Физика Физика Викиҗыентыкта

"Физика" атамасы беренче тапкыр, б.э.к. IV гасырда яшәгән, борынгы юнан фикер иясе – Аристотельның хезмәтләрендә кулланыла.

Физика сабагы

Физика – гомуми мәгънәдә табигать турында фән (Табигать белеме өлеше). Бу фән матдәне (материя) һәм энергияне, һәм, шулай ук, материяне хәрәкәткә китерүче табигатьнең тирән үзара тәэсир итешүен өйрәнә.

Кайбер кануннар барлык материаль системалар өчен дә уртак булып тора, мәсәлән, энергия саклану кануны. Физиканы кайвакыт тирән фән дип атыйлар, чөнки башка табигый фәннәр (биология, геология, кимия һ.б.), материаль системаларның, физика кануннарына буйсынучы кайбер сыйныфларын гына өйрәнәләр. Мәсәлән, химия атомнарны һәм алардан төзелгән матдәләрне өйрәнә. Ә матдәнең химик үзлекләре атом һәм молекулаларның физик үзлекләре белән билгеләнәләр.

Физика риязият белән бик тыгыз бәйләнгән: математика физикага, физик кануннары төгәл китерүче ысул бирә. Физик назариялар (теориялар) һәрвакытта да диярлек математик аппарат ярдәмендә аңлатыла. (Математик физика)

Назари һәм тәҗрибәле физика

Физиканың мөһим тармаклары булып тәҗрибәле физика (эксперименталь) һәм назари физика тора. Бу ике тармак үзара бик тыгыз бәйләнгән. Тәҗрибәле физика тәҗрибәләр ярдәмендә бар булган назарияларны өйрәнә һәм яңа ачышлар ясый. Теоретик физика бар булган тәҗриби мисалларны аңлата һәм алар буенча яңа нәтиҗәләр ясый.

Мөһим назариялар (теориялар)

Назария Мөһим бүлекләре Билгеләмәләр
Классик механика Ньютон кануннары – Лагранж механикасы – Гамильтон механикасы – Хаос назарияты – Гидродинамика – Тоташ тирәлекләр механикасы Матдә – Урын – ВакытЭнергия – Хәрәкәт – Масса – Озынлык – Тизлек – Көч – Егәрлек – Эш – Саклану законы – Инерция моменты – Почмак моменты – Көч моменты – Дулкын – Тәэсир – Үлчәнеш
Электродинамика Электростатика – Электричество – Магнитостатика – Магнетизм – Максвелл тигезләмәләре Электр корылмасы – Көчәнеш – Ток – Электр кырыМагнит кыры – Электромагнит кыр – Электромагнит нурланыш
Термодинамика һәм Статистик физика Җылылык машинасы – Молекуляр-кинетик назария Температура – Больцман даими зурлыгы – Энтропия – Ирекле энергия – Термодинамик тигезләнеш – Статистик сумма – Микроканоник бүленеш – Зур каноник бүленеш
Квант механикасы Шрёдингер тигезләмәсе – Фейнман интегралы – Кырның квант назарияты Гамильтониан – Тиңдәш кисәкчекләр – Планк даими зурлыгы – Үлчәнеш – Квант осцилляторы – Дулкын функциясе – Нуль-энергия – Перенормировка
Чагыштырмалылык назариты Махсус чагыштырмалылык назариятыГомуми чагыштырмалылы назарияты Чагыштырмалылык принцибы – 4-вектор – Урын-вакыт – Яктылык тизлеге – Урын-вакыт кәкрелеге – Кара тишем

Физика бүлекләре

Макроскопик физика

Микроскопик физика

Ике һәм күбрәк фәнгә кагылган бүлекләр

  • Астрофизика
  • Агрофизика
  • Биофизика
  • Геофизика
  • Космология
  • Радиофизика
  • Атмосфера физикасы
  • Математик физика
  • Химик физика
  • Физик химия
  • Техник физика
  • Материаллар белеме

Белешмә

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Tags:

Физика сабагыФизика Назари һәм тәҗрибәле физикаФизика Мөһим назариялар (теориялар)Физика бүлекләреФизика БелешмәФизика Моны да карагызФизика ИскәрмәләрФизикаБелемДөньяИске имләЛатин телеТерминТөзелешФәнЮнан телеӨйрәнү

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Диллвин (Виргиния)ГвинеяТатар телеЧәүкә2006 елҮсемлекләрМәзһәбBlogСимволC9orf72Сәмигулла ХәбибуллинБоксПётр СтаростинSGCGБерләшкән Милләтләр ОешмасыМәскәүЕвропаКөньяк ОсетияТеатрЗөлфәтҺерберт Уэллс1966 ел1937 елИнфляцияАрышАндрей ҺилалетдиновБаш битТелефонТернопольЖасмин (җырчы)Ерткыч кошларРифмаКеше потенциалы үсеше индексыКорт (ризык)Лениза ВәлиеваАмерика Кушма ШтатларыШәһадәтФинляндия2002 елМөдәррис ӘгъләмовФаил КамаевИммануил КантҖенси якынлыкРөстәм ЗакировСинил әчелегеШәүкәт ГалиевВольфрамАнна БобровскаяМөхәммәт пәйгамбәрСергей СкрябинЭйвинд ЙонсонИоанн Павел IИспан телеİlon MaskКытай ҖөмһүриятеИл8 августХакка телеМодаАвстралия1529 елРәфис КорбанСалават (шәһәр)Зәки ЗәйнуллинКешенең җенси системасыТуфан Миңнуллин🡆 More