Динозаврлар

Динозаврлар (лат. Dinosauria, бор. грек. δεινός σαῦρος — куркыныч кәлтә елан) — борынгы сөйрәлүчеләр төркеме, Җир шарында 160 миллион ел яшәгәннәр (мезозой чоры), төгәл билгеле булмаган сәбәпләр аркасында юкка чыкканнар.

Мөгаен, алардан кошлар барлыкка килгән.

Динозаврлар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Dinosauria Ричард Оуэн, 1842
Таксономик ранг өстәртип[d]
Югарырак таксон Dracohors[d]
Таксонның халык атамасы ਡਾਇਨਾਸੌਰ, ڈائناسور, ڈائناسر һәм ڈائنوسار
Заман диапазоны башы карнийский ярус[d]
Нәрсәнең чыганагы dinosaur footprint[d]
Кайда өйрәнелә dinosaur paleontology[d]
Һәштәге dinosaurs һәм dinosaur
Коллаж
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/dinosaur
Динозаврлар Динозаврлар Викиҗыентыкта

Систематика

Динозаврлар 
Зауришийлар hәм орнитишийлар очалары төзелеше
Динозаврлар 
Зауришийлар очасы төзелеше
Динозаврлар 
Орнитишийлар оча сөяге төзелеше

Динозаврлар — триасның азагында текодонтлардан аерылган архозаврлар тәртибе. Иң якын нәселе — птерозаврлар һәм крокодиллар. Динозаврларны ике зур астәртипкә бүләләр: орнитишийларга (Ornithischia, кош ләгәнлеләр) һәм зауришийларга (Saurischia, кәлтә ләгәнлеләр). Әмма кайбер галимнәр зауришийларны һәм орнитишийларны динозаврларга берләштерми, архозаврларның аерым төркемнәренә чыгара.

Тикшерү тарихы

Динозаврлар 
Монтелл моделе
Динозаврлар 
Оуэн буенча игуанодон моделе; Бәллүр сарае паркы, ясаучысы — Уотерхаус Һокинс
Динозаврлар 
Игуанодонда ашау
Динозаврлар 
Оуэн буенча модель һәм Долл буенча модель

«Динозавр» термины британ палеонтологы Ричард Оуэн тарафыннан уйлап табылган.

Беренче табылган динозавр — игуанодон (XIX гасырда). Бәлки, динозаврларның калдыкларын элегерәк тә тапканнар, әмма игуанодон — беренче тикшерелгән динозавр төре. Игуанодонтның тышкы кыяфәтенең Мантелл (1834 елда), Оуэн (1841 елда) һәм Бенджамин Уотерхаус Һокинс (1854 елда) беренче ясаган модельләре хаталы булганнар. Мәсәлән, Мантелл игуанодонны бик зур игуана кебек күргән. Ә Оуэнның фикеренчә, игуанодонт гәүдәсенең кайбер өлешләре бегемотның, кайберләре — крокодилның, кайсылары — филнең өлешләренә охшаш иде. Мантелл да, Оуэн да игуанодонның зур бармагын борынына бастырдылар. Хәзерге көнгә игуанодон моделенең тышкы кыяфәте башка. Бу модельне Бельгия галиме Луи Долл уйлап тапкан.

1853 елының Яңа ел төнендә Лондон паркында бик кызыклы хәл иде. Егермеләп галим... Уотерхаус белән ясаган игуанодон моделендә ашаганнар! Галимнәрне Оуэн чакырган.

Динозаврларның барлыкка килүе

Динозаврлар 
Целофизислар

Сөйрәлүчеләр карбон чорында барлыкка килгән. Тиздән аларның өч ботакка: анапсидларга, синапсидларга һәм диапсидларга аерылуы булган. Карбон һәм пермь чорларының чигендә башланган бозлау шартларында сөйрәлүчеләр амфибияләр өстендә алдынлык алганнар. Бозлау чоры — имезүчеләрнең бабаларының (синапсидларның) патшалыгы вакыты.

Пермьнең икенче ярында бозлау китә башлаган. Шартлар үзгәртүенә әзер булмаган, синапсидлар юкка чыга башлый. Әмма диапсидлар, киресенчә, тиз үсешкә киләләр. Беренче архозаврлар — проторозаврлар һәм протерозухияләр (беренче текодонтлар) барлыкка килә.

Пермь һәм триас чигендә бик куркыныч юкка чыгу була. Синапсидларның саны нык кыскартыла, диапсидларның — архозаврларның һәм липидозаврларның — патшалыгы башлана.

Архозаврлар ике аякка баса. Триас азагында беренче зауришийлар барлыкка килә. Фәнгә беренче таныш төре — ставрикозавр, ике аяклы сөйрәлүче иде. Озынлыгы ике метрга җиткән. Массасы 10—15 килограммга тигез иде, тешләре зур түгел, әмма үткен булган. Шуннан башка ерткыч динозаврлар да — геррерозаврлар, сальтопуслар, синтарзуслар, тератозаврлар, целофизис , — барлыкка килә. Беренче үсемлек ашаучы динозаврлар — платеозаврлар (завроподлар бабалары, мәсәлән, платеозавр һәм мусзавр). Алар барысы да — зауришийлар тәртибенең вәкилләре. Периодның иң азагында орнитишийлар тәртибе дә туа. Шушы төркемнең пионерлары — фаброзаврлар һәм гетеродонтозаврлар.

Юра периоды

Юра чоры динозаврларның иң зур уңышлар вакыты. Аларның барлык төп төркемнәре барлыкка килә. Аларның гигантлары туа.

Акбүр чоры

Бу чор уртасындагы чәчкәле үсемлекләрнең барлыкка килүе Җир йөзен мәңгегә үзгәртә. Иске экосистемалар юкка чыга, шуңа күрә динозаврларның саны да кыскартыла. Без белгән акбүр чорының беренче яртысындагы 15 гаиләлектән 7 генә калган (мәсәлән, стегозаврлар, игуанодонтлар). Кайбер төркемнәр сакланганнар, әмма бик күп төрләрне югалтканнар. Әмма башка формаларның, киресенчә, интенсив үсеше башланган (мәсәлән, тираннозаврларда элегрәк күрелмәгән гигантлар барлыкка килә, орнитишийлар арасында да шундый гигантлар туа).

Юкка чыгуы

Динозаврлар 
Динозаврларның юкка чыгуын аңлатучы юрамасының берсе — Җир өстенә Астероид төшүе

Акбүр чорының азагында динозаврлар һәм башка хайваннар (птерозаврлар, формаминифералар, плезиозаврлар һ. б.) юкка чыгалар. Аның сәбәпләрен без белмибез, моның Җиргә астероид төшү яки Тоба һәлакәтенә охшаш вакыйга аркасында булуы турында гипотезалар ясала. Шушы вәкыйга имезүчеләрнең һәм кошларның дәверенең — кайнозойның башын белдергән.

Кемдер кошларның эволюциясен динозаврлар белән бәйли, чөнки кайбер динозаврларның төзелеше кошлар төзелешенә охшаш.

Динозаврлар һәм кошлар

Динозаврлар 
Археоптерикс

Зауришийлар арасында кошка охшаш динозаврлар күп иде. Шулай ук, бик күп каурыйлы динозаврлар бар иде (мәсәлән, синозавроптерикс). Күплеген Кытайда һәм Монголиядә табалар.

1860 елда Бавариядә археоптериксның калгычларын тапканнар. Ул эре түгел булган. Юраның икенче яртысында яшәгән. Шушы хайванның каурыйлары булган. Әмма төзелешенең башка үзенчелекләре аның вак целурозаврларга туганлыгы турында сөйли: тешләр, озын койрык, калынстенкалы сөякләр, алдагы азаклыгының төзелешендә дә кош сыйфатлары юк. Систематикасы бик кыен. Әмма галимнәрнең күбесе аны кош дип саный. Оча белмәгән. Археоптерикс — кошларның үсешенең тупик ботагы. Бүгенге кошлар башка, безгә таныш булмаган динозаврлардан килгән. Бүгенге көнгә биш скелет табылган. Барысы да Золенхофен шәһәренең ташлы карьерларында табылган.

Мөгаен, каурыйлы динозаврлар вак бөҗәк ашаучы компсогнатуслардан барлыкка килгән. Алар, ашны тотканда йөгереп, балансировать итәр өчен, алдагы азаклыкларын төрле якка куйганнар. Тәңкәнең озынлавы җиңелләүгә ярдәм итә. Тәңкәләрнең озынлавы өчен каурый барлыкка килгән.

Юрада ару кошлар булганнар инде. Биек акбүрдан ике бүгенге кошларның тәртибе — торбаборынлылар (рус. Трубконосые) һәм ржанкасыманнар билгеле була.

Динозаврлар һәм кеше

Динозаврлар һәм криптозоология

Кайбер теорияләр буенча, динозаврларның бөтен төрләре юкка чыкмаган, кайберләре бүген дә бар. Мәсәлән, Көньяк Африкада зауроподлар яши ала (Мокеле-мбембе һәм Чепекве)

Динозаврлар мәдәнияттә

Бүгенге көнгә динозаврлар турында бик күп фильмнар, мультфильмнар, видеоуеннар ясалан.

Искәрмәләр

  • https://i.ytimg.com/vi/yh5gJDEqj40/maxresdefault.jpg
  • itna Bada dinosaur park mein kaise ghus Gaya#saraiki saeed Khan official#islamabad
  • Dinosaurs Memes and Images - Imgur
  • https://thenextweb.com/vocabulary/dinosaur/
  • 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Я познаю мир: Динозавры: Дет.энцикл./А.Ю. Целлариус; Худож. О.А. Герасина и др. — М.: ООО "Издательство Астрель": ООО "Издательство АСТ": ЗАО НПП "Ермак", 2004. — 397, [3] с.: ил.
  • Динозавры — М.: ООО "Издательство Астрель": ООО "Издательство АСТ", 2002. — 359с,: ил.
  • 8,0 8,1 Динозавры. Полная энциклопедия/Пер. с англ. М. Авдониной. — М.: Изд-во Эксмо, 2003. — 256 с.
  • Я познаю мир:Загадочные животные:Дет.энцикл. / Н.Н. Непомнящий; Худож. А.А. Румянцев, Ю.А. Станишевский. — М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель", 2004. — 391,[9] с.:ил.
  • Tags:

    Динозаврлар СистематикаДинозаврлар Тикшерү тарихыДинозаврлар ның барлыкка килүеДинозаврлар Юра периодыДинозаврлар Акбүр чорыДинозаврлар Юкка чыгуыДинозаврлар һәм кошларДинозаврлар һәм кешеДинозаврлар ИскәрмәләрДинозаврларБорынгы грек телеКошларЛатин телеСөйрәлүчеләрҖир

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    ИделЗифа НагаеваАндрей БочковҖәмил БаймурзинҖылылык белән тәэмин итүСалават күпереПавел ДуровFGFBP3ПанамаWhatsAppSolaZolaXКамкаТуңдырма24 октябрьПольша-Литва татарларыТатарстан яшьләре (газета)Хәбәрлек сүзләрVlogРәвеш (сүз төркеме)Интернет ирегеГренадаГөлҗимешМөхәммәт пәйгамбәрМаҗар телеРоссия ФедерациясеШәхесМарсель ТаһировАлаеттин (Гөнен)АлюминийManuel NoyerПётр IТатарстан РеспубликасыПольшаСаба районыБеренче театр (спектакль)Гаяз ИсхакыйҖәүдәт СөләймановЯпон телеРишат ТөхвәтуллинИлдар СибгатуллинРазил ВәлиевИшембай районыИльмира НәгыймоваSün Yat-senИндонезияТатар халык иҗаты (25 томлык)Донбасс сугышыИбраһим СәләховҺиндстанТатар биюләреИлсөя Бәдретдинова1436 елРавил ФәйзуллинКәбисә елСкифияКиевАлиме АбденановаKastrioti kenäzlegeАварларАнтибиотикларТатар йолаларыФонетикаМүлк сүрәсеМетафораЯсалма сүзләрТабигать🡆 More