Словения

Словения яки Словения Республикасы Урта Диңгез төбәгенең төньягында һәм Үзәк Европаның көньягында урнашкан дәүләт.


Словения көнбатышта Италия белән, төньякта Австрия белән, төньяк-көнчыгышта Венгрия белән һәм көнчыгышта һәм көньякта Хорватия белән чиктәш. Мәйданы 20 271 км² булып Словения уртача зурлыктагы Европа дәүләтләренә керә. Дәүләт чигенең озынлыгы 1382 км, шуларның 921 км коры җир чиге, 413 км елга чиге һәм 48 диңгез чиге. Әдрән диңгезенең Словения өлешенең озынлыгы 46,6 км. Төп шәһәр булып Любляна тора, ул дәүләт, мәдәни һәм сәяси үзәк булып тора, иң югары нокта булып Триглав тора (2864 км).
Словения мәдәниятенә Үзәк Европа һәм Аппенин мәдәни пространтвосы йогынты ясаган. 2011 ел халык санын алу буенча Словениядә якынча 6000 торак пунктында 2050189 кеше яшәгән. Словеннар халыкның 83%-ын тәшкил иткән, аннан соң венгрлар (0,32%), итальяннар (0,11%), чегәннәр (0,17%). Словениянең рәсми һәм дәүләт теле булып словен теле тора, итальян һәм венгр азчылыклары яшәгән урыннарда рәсми тел булып итальян теле һәм венгр теле тора.
Словения дәүләтчелеккә 1990 елның 23 декабрендә бәйсезлек турында плебисцитта ирешкән. Сәяси корылышы буенча Словения конституцион парламентар демократия. Словениянең президенты булып Борут Пахор тора. 1992 елның 22 маенда Берләшкән Милләтләр Оешмасына кергән. Словения Европа Шурасы, Дөнья Сәүдә Оешмасы, НАТО һәм башка оешмалар әгъзасы булып тора. 2004 елның җәендә ул Европа Берлегенә кергән.

Словения Җөмһүрияте
Словения Словения илтамгасы
Байрак Илтамга
Словения милли һимны
Словения
Рәсми телләр словен теле
Башкала Любляна
Президент
Премьер-министр
Наташа Пирц-Мусар[d]
Роберт Голоб[d]
Халык саны
• Бәя
• Халык тыгызлыгы

2 066 880 (1 гыйнвар 2018)
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

61 748 586 535 $ һәм 62 117 768 015 $ $
КПҮИ  0,918 
Акча берәмлеге евро
Интернет-домен .si
ISO коды SI
ХОК коды SLO
Телефон коды +386
Сәгать кушаклары UTC+01:00
Җини коэффициенты 24,4
Балигъ булу яше 18 яшь

Климаты

Словения уртача географик киңлекләрдә Альпларның Динар тауларына күчкән урында урнашкан. Словениядә кояшлы көннәр сәгатьләре елына уртача 2100 - 2400 була. Иң салкын айның уртача температурасы 0°С, иң җылы айның 20°С.

Театрлар

Словениядә ике һөнәри халык театры бар Любляна халык театры һәм Марибор халык театры.

Словения
Любляна халык театры
Любляна халык театры  
Словения
Марибор халык театры
Марибор халык театры 

Дин

Халыкның якынча 80%-ы - католицизм тарафдарлары. Католик Чиркәвенең метрополиясе Люблянада, шуннан ул архиепископ һәм митрополит тарафыннан идарә ителә. Башка дини конфессиялар: православ дине, иудаизм.

2018 елга Словениядә католиклык (ил халкының 73,4% ы), ислам (3,7%), православие (3,7%), протестантлык (0,3%) диннәре тарафдарлары яшәгән.

Сылтамалар

Дәүләт гимны

Zdravljica

Žive vsi narodi,

ki hrepéne dočakat’ dan:

da, koder sonce hodi,

prepir iz sveta bo pregnan,

da rojak prost bo vs’ak,

ne vrag, le sosed bo mejak,

da rojak prost bo vs’ak,

ne vrag, le sosed bo,

ne vrag, le sosed bo mejak.

Исәнлек тосты

(икенче куплет тәрҗемәсе)

Имин булсын дөнья көтеп

яши торган барча халык.

“Булсын!” диеп, тырыш хезмәт

куйган милләт кенә – алып!

Бетсен, диеп, җирдә сугыш,

һәрбарчага булсын ирек,

яшик күршеләрне

дошман түгел, дус-иш күреп,

күршеләрне якын күреп!

гимн турында

Словениянең дәүләт гимны тексты итеп доктор Франц Прешеренның (dr.France Prešeren, 1800-1849) “Zdravljica” (“Исәнлек тосты”) исемле һәм биш куплеттан торган шигыре сайлап алынган, көен композитор Станко Премрл (Stanko Premrl, 1880-1965) язган. Текстның икенче куплеты гимнның җыйнак варианты буларак расланган, ул рәсми чараларда уйнала. Словения гимнының тулы тексты Европаның дистәгә якын теленә тәрҗемә ителгән, шул исәптән ил халкының нибары 0,3 процентын гына тәшкил итүче маҗарлар теленә дә.

“Исәнлек тосты” фигуралы поэзия үрнәге булып тора, аның биш куплетын да бокал рәвешендә урнаштырырга мөмкин.

  İmin bulsın, dönya kötep       yäşi torğan barça xalıq. “Bulsın!” diep, tırış xezmät    quyğan millät kenä – alıp!    Betsen, diep, cirdä suğış,         härbarçağa       bulsın irek,           yäşik,       kürşelärne,       doşman tügel,       dus-iş kürep,    kürşelärne yaqın kürep!  

Tags:

Словения КлиматыСловения ТеатрларСловения ДинСловения СылтамаларСловения Дәүләт гимныСловения1990 елЕвропа берлегеЛюблянаУрта ДиңгезӘдрән диңгезе

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Аксубай универсаль технологияләр техникумы5 мартЗеленогорск (Красноярск крае)Рәфкать БикчәнтәевТөньяк Атлантик килешү оешмасыЭмпайр (Колорадо)Henrix IVГригорий АгейкинЗөһрә Шәрифуллинаİzge Rim imperiäse12 мартТехнологияИврит ВикипедиясеBitkoinОйскирхенГаудия-вайшнавизмWikidata2017 елЗөлфәт ЗиннуровАфрика БерлегеМалай Википедиясе2022 елЛиванРәмзия ВәлитоваDevon LarrattДмитрий КомарьВикипедияДөбәйМодернизмMicrosoftWikitörlärПарафинВо Ван ТхыонгБейшор-Гарденс (Флорида)ТАССРның төзелүеМартинсбург (Көнбатыш Вирджиния)Людвиг ван БетховенБронхоэктатик чирВикиҗыентыкЛатвияНорвегияКолумбияСөембикә манарасыВикенбергРим ГыйлфановРоберт Андреев(2324) ДженисФердинанд СәлаховШәһәр-дәүләтЙолдызлыклар исемлегеЧарльз ДарвинИлминКөньяк АмерикаАсексуальлекАстрономияМайкл НакиМалавиВеймар җөмһүриятеЕвгений АгеевБәйрутАтлантик океанЗур ШартлауВикиКоллоид химияКалмаш (Актаныш районы)🡆 More