Болива́р Венесуэ́ла Җөмһүрияте́ (исп. República Bolivariana de Venezuela, «кечкенә Венеция») – Көньяк Американың төньягында урнашкан дәүләт.
Ул континенталь өлештән һәм Кариб Диңгезендә күп санлы утрау һәм утраучыклардан тора, аның башкаласы һәм төп шәһәр агломерациясе - Каракас. Аның мәйданы - 916445 км². Ил зур биотөрлелеккә ия һәм дөньяда төрләр күплеге буенча илләр рейтингында җиденче урында тора.
Байрак | |
Башкала | Каракас |
---|---|
Халык саны | 28 515 829 (2019) |
Нигезләнгән | 5 июль 1811, 30 март 1845 |
Сәгать кушагы | UTC−04:00 |
Рәсми тел | испан теле |
География | |
Мәйдан | 912,050 км² |
Координатлар | 8°N 67°W |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Николас Мадуро, Хуан Гуайдо |
Хөкүмәт башлыгы | Николас Мадуро |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Венесуела боливары |
Туу күрсәткече | 2.365 (2014) |
КПҮИ | 0.691 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 74.545 ел (2016) |
Пинсә яше | 60 яшь |
Джини коэффициенты | 44.8 (2006) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 120 вольт |
Телефон коды | +58 |
ISO 3166-1 коды | VE |
ХОК коды | VEN |
Интернет домены | .ve |
Венесуэла Конституциясе дин иреген күздә тота. 2017 елда кабул ителгән законда «дини төркемнәргә карата нәфрәт уяткан өчен» җинаять җаваплылыгына тарту да каралган . Армиядә капеллан хезмәте католиклар өчен генә каралган . Венесуэлада күпчелек диндарлар ― христианнар (ил халкының 88 % ы: шуның эченнән католиклар 71 %, протестантлар 17 %). Аз санлы, әмма йогынтылы Ислам, Друз, Буддачылык, Яһүд дине җәмгыятъләре бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Венесуэла, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.