Этләр (лат. Canidae) — имезүчеләр классындагы ерткычлар отрядына караган җәнлекләр.
Бүре, төлке, янут эте, йорт эте кебек җәнлекләрне берләштерә.
Этсыманнар | |
Халыкара фәнни исем | Canidae G.Fisch.Waldh., 1817[…] |
---|---|
Таксономик ранг | гаилә[…] |
Югарырак таксон | Cynoidea[d] |
Таксонның халык атамасы | hundefamilien |
Хәрәкәт итү ысулы | дүрт аякта йөрү[d] |
Башлану вакыты | 39750 тысячелетие до н. э. |
Яшәү тирәлеге | коры җир[d] |
Этсыманнар Викиҗыентыкта |
Барча 14 ыру һәм 35 тирәсе төр исәпләнә. Русиядә этсыманнардан 4 ыругка кергән 8 төр тереклек итә: янутсыман эт, бүре, Азия шакалы, ак төлке, төлке, карсак.
Этләр Антарктидадан башка барлык материкларда да тереклек итәләр. Кайбер төрләренә тиресе өчен аучылык итәләр. Җәнлекчелек фермаларында махсус асрала һәм токымчылык эшләре алып барылган төрләр дә бар.
Гәүдәләре зифа, уртача яки нык сузылган. Башлары озынча. Колаклары туры, очлы, ак төлкенеке — йомры. Озынлыклары 18-22 (фенек) һәм 50 см озынлыктан (төлке) алып 160 см га кадәр. Авырлыгы 60 кг кадәр.
Күрү, ишетү һәм ис сизү сәләтләре яхшы үскән.
Тешләре яхшы үскән. Ерткыч тешләре башка тешләреннән эрерәк, казык тешләре озын, үткен.
Аяк бармакларына басып йөриләр. Алгы очлыкларына бармаклары — 5, арткылары 4 бармаклы. Тырнаклары үтмәс, эчкә батмаган.
Йон капламы кабарынкы, йоннары бик куе, озын. Төсләре төрле, ак, көрәнсу соры, җирәнсу көрән. Ачык җирән тоннар өстенлек итә. Койрыклары озын, йомшак.
Тир бизләре начар үскән. Арт юлы тирәсендә еш кына исле бизләр була, бүлендекләр җәнлекләргә хас ис — «эт исен» көчәйтәләр.
Гадәттә утрак тормыш алып баралар. Кечкенә тукталыш ясыйлар. Ел дәвамында активлар, бер янут эт кенә кышкы йокыга тала.
Күпчелек этләр — моногам.
Буазлык чоры 50-65 көн дәвам итә. Елына 1 тапкыр 2-7 (кайчакта 17— 22‑гә чаклы) бала тудыра. 8-16 ел чамасы яши.
Ел әйләнәсенә, гадәттә тәүлекнең һәркайсы вакытында актив (янут‑эт кыш көне йокыга тала).
Тояклылар, кимерүчеләр, куяннар, кошлар һәм аларның йомыркалары, балыклар, бөҗәкләр, үләксә, өлешчә үсемлек азыгы белән тукланалар.
Урманнарда, далаларда, елга үзәннәрендә тереклек итәләр. Күбесенчә ялгыз йөриләр. Кайберләре өерләре белән яши. Оя эшлиләр. Кайберләре ояларда яши.
Антарктидадан башка бөтен материкларда да киң таралганнар.
Спорт сунар объектлары, төлке — җәнлекчелек һәм аучылык объекты.
Тычкансыман кимерүчеләрне юк итә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Этсыманнар, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.