Җир тетрәү яки Зилзилә — Җир кабыгында энергиянең кинәт бүленеп чыгуы нәтиҗәсендә җир өслегенең тибрәнүе.
Җир тетрәвенең сәбәпләре я табигый (тектоник процесслар), я кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә (шартлаулар, тауда казылган чокырларның убуы, сусаклагычларны тутыру) булырга мөмкин. Зур булмаган этүләр шулай ук вулкан атканда лаваның күтәрелүе нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин.
Җир тетрәү | |
Үлчәү шкаласы | Рихтер шкаласы |
---|---|
Обрабатывается, смягчается или управляется | earthquake preparedness[d], earthquake warning system[d], сейсмоусиление[d], earthquake-resistant structures[d] һәм Прогноз землетрясений[d] |
Җир тетрәү Викиҗыентыкта |
Ел саен Җир шарында миллионга якын җир тетрәү була. Ләкин аларның күбесе кеше сизмәслек дәрәҗәдә көчсез була. Зур җимерүләр тудыра алган тетрәүләр якынча ике атнага бер тапкыр була. Бәхеткә каршы, аларның зур өлеше океаннар төбендә була, шул сәбәпле аларның нәтиҗәләре кешелек өчен куркыныч түгел (алар цунами барлыкка китермәгән очракта). Килеп чыгышы буенча тектоник, вулканик, ишелмә һәм техноген җир тетрәүләре аерыла.
Халыкара җир тетрәүләре артыннан карау системасы хәтта иң кечкенәләрен дә теркиләр.
Җир тетрәвенең табигый сәбәбе булып Җир кабыгының бер өлешенең кискен хәрәкәткә килүе тора. Тетрәүләрнең учагы нигездә Җирнең өслеге янында була. Җир кабыгының күчеше сәбәбе — аның сыгылмалы деформацияләренең кимүендә һәм тигезләнеш хәленә кайтуында. Физика теле белән әйткәндә, җир тетрәү ул тау токымнарының деформациясендә тупланган потенциаль энергиянең геологик масштабларда кыска вакыт эчендә сейсмик дулкыннар энергиясенә күчүе. Бу күчеш тетрәү учагында токымнарның ныклык чигенең ашылуы мизгелендә килеп чыга.
Җир кабыгы токымнарының ныклык чиге аларга тәэсир иткән түбәндәге көчләрнең суммасы артуы белән ашыла:
Шушы ук көчләр плитәләрнең күчүенә сәбәпче булып, токымнарның сыгылмалы деформациясенең потенциаль энергиясе артуына китерә. Санап үтелгән көчләрнең беренче икесе 3нче һәм 4нче көчләрдән күпкә зурырак, ләкин аларның үзгәрү тизлеге атмосфера басымының яки су күтәрелүнең үзгәрү тизлегеннән күпкә түбәнрәк. Шуңа күрә җир тетрәвенең барлыкка килүенең төгәл вакыты (елы, көне, минуты) атмосфера басымының һәм су күтәрелү дәрәҗәсенең үзгәреше буенча билгеләнергә мөмкин. Архимед һәм ышкылу көчләре буенча исә тетрәү вакытын гасырлар һәм мең еллыклар төгәллеге белән билгеләп була.
Җир тетрәгәндә килеп чыгучы сейсмик дулкыннар тавыш дулкыннары сыман ук учактан бөтен якка таралалар. Токымнарның күчеше башланган нокта фокус, учак яки гипоцентр дип атала. Учак өстендә урнашкан җир ноктасы эпицентр дип атала.
Сейсмик дулкыннар кысылу дулкыннарына һәм күчеш дулкыннарына бүленә.
Сейсмик дулкыннарның тизлеге якынча 3 км/с белән 13 км/с арасында ята. Каты матдәдә P-дулкыннарның тизлеге 6км/с тан 7 км/с ка кадәр тәшкил итә, мантия эчендә тизлек ~13 км/с ка кадәр җитә. Җиңел утырма матдәләрдә S-дулкыннарның тизлеге 2–3 км/с интервалында һәм Җирнең кабыгында 4–5 км/с интервалында ята. Мантиядә тизлек 7 км/с кадәр җитәргә мөмкин.
Бәяләмәләр һәм чагыштырмалар өчен магнитуда шкаласы һәм интенсивлык шкаласы кулланылырга мөмкин.
Магнитуда шкаласы җир тетрәүләрен аларның чагыштырма энергетик тасвирламасы булган магнитуда зурлыгы буенча аера. Берничә магнитуда һәм аларга карап үз шкаласы бар: җирле магнитуда (ML); өслек дулкыннар буенча билгеләнгән магнитуда (Ms); күләмле дулкыннар буенча билгеләнгән магнитуда (mb); мизгел магнитудасы (Mw).
Магнитуда зурлыгына нигезләнгән җир тетрәү классификациясе Рихтер шкаласы дип атала. Җир өсте селкенү дәрәҗәсе белән характерланган җир тетрәү энергиясе сейсмик баллар белән исәпләнә. Галимнәр халыкара 12 баллы шкала буенча көчсез — 1—3 балл, уртача — 4, шактый көчле — 5, көчле – 6, бик көчле — 7, һәләкатле — 8, җимергеч — 9, каты — 10, катастрофалы — 11, үтә көчле катастрофалы — 12 балл — җир тетрәүләрне аералар. Һәләкатле җир тетрәү эффекты буаларның, сусаклагычларның ерылуы, таш һәм кар ишелмәләрнең төшүе, цунамиларның килеп чыгуы белән тулылана.
Интенсивлык җир тетрәвен якынча тасвилаучы характеристика булып тора. Ул җир өслегенә, кешеләргә, хайваннарга һәм табигый һәм табигый булмаган корылмаларга тәэсирнең рәвешен һәм зурлыгын билгели. Дөньяда берничә интенсивлык шкаласы кулланыла: АКШда — Меркалли шкаласының (MM) модификациясе, Европада — Европа макросейсмик шкаласы (EMS), Япониядә — Шиндо шкаласы (Shindo).
Сейсмик дулкыннарның барлык төрләрен сизеп алыр һәм билгеләр өчен махсус әсбаблар — сейсмографлар кулланыла. Күпчелек очракта сейсмограф сиртмәгә эленгән йөктән гыйбарәт була. Җир тетрәгәндә йөк үз урынында кала, әсбабның калган өлеше исә хәрәкәткә килә һәм җир тетрәү кәгазьдә теркәлә. Шулай ук электрон сейсмографлар да бар (алар кәгазьсез була).
Вулканнар эчендәге көчәнеш нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир тетрәүләр. Мондый терәүләрнең сәбәпчесе — лава һәм вулканик газ. Бу төр тетрәүләр көчсез, ләкин туктап, яңадан башланып атналар, айлар буена дәвам итәргә мөмкин. Алар кешеләргә янамыйлар.
Бу төр тетрәүләр кешенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыга. Мәсәлән, зур сусаклагычлардагы су тау токымнарына зур басым ясый, аларга үтеп кергән су исә токымнарның ныклык чиге түбәнәя. Шулай ук карьерлардан, шахталардан күп токымнар чыгару, читтән материал китереп торак пунктлар төзү дә җир тетрәүләре китереп чыгарырга мөмкин.
Тетрәүләр шулай ук убылулар һәм ишелүләр нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин. Алар гадәттә көчсез булалар.
Җир тетрәү кешенең теләге белән булырга мөмкин: мәсәлән, зур микъдарда шартлагыч матдәләрнең яки атом бомбасы шартлавы нәтиҗәсендә. Үрнәк буларак, КХДР 2006 елда атом бомбасы шартлатканнан соң күп илләрдә теркәлгән уртача көчле җир тетрәве барлыкка килә.
Кайбер вакытларда җир тетрәүләр очраклары Татарстанда да теркәлә. Аларның саны ешая дип хәбәр ителә.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Җир тетрәү, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.