Тычканлылар

Тычканлылар, яки тычканнар (лат. Muridae) — кимерүчеләр отрядына керүче имезүче хайваннар семьялыгы (Rodentia).

Тән озынлыгы 5 сантиметрдан башлап (кечкенә тычкан) 48 сантиметрга кадәр (нәзек койрыклы күсе Phloeomys cumingi). Бөтен җирдә таралган, күпчелек төрләре тропик һәм субтропик урманнарда. Төньяк һәм Көньяк Америкага һәм күп кенә утрауларга кертелгән.

Тычканлылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Muridae Иллигер, Иоганн Карл Вильгельм, 1811[…]
Таксономик ранг гаилә[…]
Югарырак таксон мышиные[d]
Таксонның халык атамасы muridé, murid, глувци, musedo, musefamilien һәм miši
Тычканлылар Тычканлылар Викиҗыентыкта

Россия фаунасында 13 төргә якын тычканлылар очрый.

Биология

Тычканнар (шулай ук күселәр) төнлә һәм эңгер-меңгердә аеруча актив. Күпчелеге орлыклар белән тукланып җирдә тормыш алып бара, кайбер өлеше — хайван ризыгы ашый. Кайберләре — синантроп хайваннар (өй тычканы, кайбер күселәр). Елның җылы вакытында үрчи, кеше өйләрендә — ел буе. 1,5—3 айда җенси яктан өлгерәләр.

Классификация

Семьялык үз эченә 4 ассемьялык, 147 ыруг һәм 701 төр ала.

Кеше өчен әһәмияте

Тычканнар — күп кенә паразитлар йөртүче, кеше һәм йорт хайваннары авыруларын, шулай ук куркыныч инфекцияләрне кузгатучылар. Бөртеклеләр һәм урман хуҗалыкларна, азык-төлек һәм төзелеш материалларына зур зыян китерәләр. Иң зур зыянны Mus (мәсәлән, өй тычканы (Mus musculus)) ыругы тычканнары китерәләр. Көрәш чаралары: азык-төлеккә керү юлын ябу, куркыту (ультратавыш нурланышы: тычканнар 40 кГц кадәр ешлык ишетәләр), санны тоткыннар һәм агу ярдәмендә көйләү.

Тычканлылар 
Лабораторияда тычкан-альбинос

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 2,2 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  • 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  • Tags:

    Тычканлылар БиологияТычканлылар КлассификацияТычканлылар Кеше өчен әһәмиятеТычканлылар Шулай ук карагызТычканлылар ЧыганакларТычканлылар ИскәрмәләрТычканлыларКимерүчеләрЛатин теле

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    2002 елЭрискирхXiwä xanlığıБашкортстанСербияМалай ВикипедиясеУльсанТрента (Бовець)Бөек Ватан сугышыCäyläwПорнографияДмитрий КарбышевБеренче театр (спектакль)Оптима (Оклахома)Резеда СабитовскаяВаршава килешүе18 мартРенат ӘюповРадик ГалиәкбәровЯңа ЗеландияТатар милли киемнәреОстра-ВетереЧерето (Маса-Карара)Өчпочмак (ризык)МартEpicaИльмира НәгыймоваCDC42Таҗикстан21 июнь(709) Фрингилла889 елӘзһәр Шакиров19 февральҖәлилКолакчыннарБоготаӘл-ҖәлилСанлы объект таныклыгыСБКФ ҮКТөрек телеДомар-ан-ПонтьеКалмаш (Актаныш районы)ПольшаMcDonnell Douglas F-15 EagleБәйрутИранАлтын Урда ханнары исемлегеУзда1949 елПарафинҖенси якынлыкУго ЧавесРезидә ШәрәфиеваСүрияМөхәммәт МирзаGNB3ИбупрофенАлжирАк калфак (җыр)Кешенең җенси системасы24 ноябрьЛе Море (Рим)Такета(2685) Мазурский1754 елЮтәл🡆 More