Хәбәшстан (рус. Эфиопия, тар.
Абиссиния; амх. ኢትዮጵያ) — Африканың көнчыгышында урнашкан, диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Рәсми исеме — Хәбәшстан Федератив Демократик Җөмһүрияте (የኢትዮጵያ ፌዴራላዊ ዲሞክራሲያዊ ሪፐብሊክ).
Байрак | |
Шигарь | Land of origins |
---|---|
Башкала | Аддис-Абеба |
Халык саны | 104 957 438 (2017) |
Нигезләнгән | 21 август 1995 |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Рәсми тел | Амһара теле |
География | |
Мәйдан | 1,104,300 км² |
Координатлар | 9°N 40°E |
Сәясәт | |
Хөкүмәт башлыгы | Абий Әхмәт Али |
Икътисад | |
ТЭП | 111 262 миллион US$ (2021), 126 783 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Хәбәшстан быры |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 5% (2014) |
Туу күрсәткече | 4.395 (2014) |
КПҮИ | 0.498 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 65.475 ел (2016) |
Джини коэффициенты | 35 (2015) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +251 |
ISO 3166-1 коды | ET |
ХОК коды | ETH |
Интернет домены | .et |
Халык саны буенча Африканың өченче дәүләте. Төньякта Эритрея, төньяк-көнчыгышта Җибути, көнчыгышта Сомали, көньякта Кения һәм көнбатышта Судан белән чиктәш.
Хәбәшстан — Африкадагы бик борынгы нәсарилар дәүләте. 1936–1941 елларда Италия Көнчыгыш Африкасы колониясенең бер өлеше булып тора.
1930 елның ноябрендә Заудиту үлгәннән соң, рас Тэфэри Хайле Селассие (1930–1974) итеп коронацияләнә.
1931 елда Хәбәшстан тарихында беренче конституция игълан ителә. Императорның әпсәлүт хакимияте сакалана, ике палаталы мәҗлес ясала. Киләсе 10–20 елда коллыкны бетерелә.
1934–1935 елларда Хәбәшстан белән Италия биләмәләре чикләрендә бәрелешләр була. 1935 елның октябрендә италия гаскәрләре Хәбәшстан җирләренә бәреп керәләр. Берничә ай буе хәбәшиләр каты каршы торалар, кайвакытта аерым җиңүләргә дә ирешәләр, әмма 1936 елның 31 мартында хәбәшиләрнең төп гаскәрләре Май-Чоу янындагы сугышта тар-мар ителәләр. 1936 елның 5 маенда маршал Бадольо җитәкчелегендәге италия гаскәрләре Хәбәшстан башкаласы — Аддис-Абебаны алалар, ә 1 июньдә Италия Хәбәшстанның Италия Көнчыгыш Африкасы колониясенә кертелгәнен (Эритрея һәм Сомали белән бергә) игълан итә.
Италия оккупациясе 1941 елның язына кадәр, британ армиясе, африка колонияләренд җыелган ярдәмчел көчләр ярдәмендә, Хәбәшстанны азат иткәнче, дәвам итә.
Сугыштан соң Хайле Селассие император әпсәлүт монарх буларак идарә итүне дәвам итә. 1951 елда Хәбәшстанда коллк бетерелә, нигездә, халыкара җәмгыять басымы астында. Фиркаләр тыела, бастыру монарх күзәтчелегендә була.
1953 елда Хәбәшстан АКШ белән дуслык һәм икътисади ярдәм итешү турында килешү төзи. Киләсе 20 елда АКШ Хәбәшстанга яртымиллиард доллар күләмендәге финанс субсидияләре һәм түләүсез 140 млн долларлык хәрби кораллар бирә.
70 еллар башына режим бөтенләй одиозга әйләнә: император сәяси киңлекнең бөтен якларыннан тәнкыйтькә тартыла, һәм алдагы вакыгйгаларның катализаторы булып, бик күп кеше үлеменә китергән, 1972–1974 елгы ачлык тора.
Федератив җөмһүрият, этник бүленеш буенча төзелгән 9 килилдан (штаттан) һәм ике үзидарәле шәһәрдән (Аддис-Абеба һәм Дыре-Дауа) тора.
Дәүләт башлыгы — президент. Мәҗлес (халык вәкилләре палатасы) тарафыннан 6-еллык вакытка (яңадан сайлану хокукы белән) сайлана
Хөкүмәт башлыгы, мәҗлес сайлауларында җиңгән, фиркадән билгеләнән.
Канун чыгару хөкүмәте — икепалаталы мәҗлес: федерация палатасы (5-еллык вакытка штат ассамблеялары тарафынан сайланучы 108 әгъза), конституцион һәм федераль-төбәк мәсьәләләрен чишә, һәм халык вәкилләре палатасы (5 елга халык тарафыннан сайланучы 547 әгъза)
Мәлестә урыны булган сәяси фиркаләр (2005 елның маендагы сайлаулар буенча):
Хәбәшстан халкы 1983 елдагы 33,5 миллионнан 2006 елга 75,1 миллионгача арта. Хәбәшстан халкы милли һәм дини бүленеш буенча бик чуар. Күпчелек халык семит телләрендә сөйләшәләр. Амхара, оромо һәм тигре халыклары Хәбәшстан халкының 70% тан артыгын алып торалар. Илдә 80 тирәсе төрле этник төркемнәр бар, аларның кайсыберләре 10 000 кешедән азрак.
1994 елгы хәбәш милли халык исәбе буенча, оромо иң зур этник төркем булып тора һәм бөтен халыкның 32,1 % тәшкил итә, амхара — 30,2 %, тигре — 6,2 %. Башка халыклар түбәндәгечә:
Әлеге вакытта АКШ та 1,2 млн хәбәшиләр яши.Калып:Нет АИ
2007 елда Хәбәшстан күрше дәүләтләрдән 201 700 тирәсе качаклар кабул итә. Бу халыкның төп өлеше Сомалидан (111 600 тирәсе), Суданнан (55 400 кеше) һәм Эритреядан (23 900) килә. Бөтен иммигрантлар диярлек качак лагерьләрендә яшиләр.
Хәбәшстан — Африканың иң биектаулы иле. Аның ярыйсы өлешен, төньяктан көньякка сузылучы, Хәбәш таулыгы алып тора. Таулыкның иң биек өлеше — төньягы. Монда илнең иң биек нокталары — Рас-Дашен (4620 м) һәм Тало (4413 м) — урнашкан. Көнчыгышта таулык бик тиз Африканың иң түбәән нокталарыннан берсе — Афар иңкүлегенә күчә.
Хәбәш таулыгының көнбатыш өлеше сөзәгрәк рельефка ия һәм судан чигенә зур бклмаган баскычлар белән төшә.
Тигезлекләр дә Хәбәшстанның күп өлешен алып торалар. Иң зур тигезлек илнең көнчыгышында урнашкан. Урыны белән ул 100 м дан артык биеклекле платога күчә. Монда Хәбәшстанның иң коры урыннарының берсе.
Бу бүлек тәмамланмаган. Бүлекне төзәтеп һәм тулыландырып, сез проектка ярдәм итә аласыз. |
Административ яктан Хәбәшстан 9 төбәккә һәм 2 шәһәргә бүленә:
Хәбәшстан икътисадының нигезе — азкеремле авыл хуҗалыгы. 70нче елларда икътисади үсешг 5% тан артмый. Ә инкыйлабый үзгәрешләр ТМП тагын да тешүенә китерә. Икътисади хәлне Кызыл диңгез буендагы портларны югалту да катлауландыра. Зур корылык һәм уңыш уңмау үткән гасыр ахырында бик зур гуманитар катастрофага китерә. Ләкин бераздан икътисади хәл җайлана башлый. ТМП үсеше 8% тәшкил итә башлый. Таможняга салымнарны киметү чит ил инвестицмяләре артуга китерә. икътисади үсешнең нигезе булып чит ил акчалары һәм гуманитар ярдәм тора.
Авыл хуҗалыгы культуралары арасында бөртеклеләр төп урынны алып тора. Бакчаларда цитрус үсемлекләре, анар, банан, ә яшелчә бакчаларында төрле яшелчәләр үстерәләр, алар кайбер районнарда ел буе үстерелә. Илдә каһвә җитештерү, бигрәк тә кыргый агачлардан каһвә җыю, зур урын алып тора.
Игенчелек белән беррәттән, көтүлекләрдә йөртеп, терлек асрау яхшы куелган. Крестьяннар эре терлекне күп асрыйлар, кош-корт, дуңгыз, кәҗә үрчетәләр, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Авыл хуҗалыгы бик еш кабатлана торган көчле корылыклардан зыян күрә, андый вакытларда чәчүлекләр, терлек һәлак була, ачлык башлана.
1994 елның җанисәбе буенча: христианнар — 60,8 % (монофизитлар — 50,6 %, протестантлар — 10,2 %), мөселманнар — 32,8 %, африка культлары — 4,6 %, башкалар — 1,8 %.
Дата | Татар исеме | Хәбәш исеме |
6 яки 7 гыйнвар | Раштуа | Gänna/Ledät (ገናልደት) |
19 гыйнвар | Чукындыру | Temqät (ጥምቀት) |
2 март | Адуа янында Җиңү | |
Апрель яки май | Пасха | Fasika (ፋሲካ) |
1 май | Хезмәт көне | |
5 май | Азатлык көне | Omédla del (ኦሜድላ ድል) |
11 сентябрь | Яңа ел | Enqutatash (እንቁጣጣሽ) |
27 яки 28 сентябрь | Мескель Тәресе көне | Mäsqäl (መስቀል) |
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Хәбәшстан, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.