Футбол: такымлы спорт төре

Футбо́л (ингл. football, «футбол») — такымлы спорт төре.

Футбол уеның максаты – көндәш такымның капкасына тупны көндәшләрдән күбрәк ату (гол ату).

Футбол
Футбол: Футбол тарихы, Уен кагыйдәләре, Футбол дөньяда
Халыкара федерация ФИФА
Беренче тапкыр искә алына 1872 ел
Сыйфатламасы
Командадагы уенчылар саны 11
Категория команда уены
кирәк-ярак футбол тубы
Уйналу вакыты төп вакыт - 90 мин
Максаты Каршы як такымның капкасына үз капкасына караганда күбрәк туп кертү
Олимпия уеннарында 1908
Футбол: Футбол тарихы, Уен кагыйдәләре, Футбол дөньяда
Футбол тубы

Футбол тарихы

Футболга охшаган уеннар төрле халыкларда элек-электән булган. Хәтта Борынгы Мисыр һәм Борынгы Кытайда да хәзерге футболга охшаган уеннар булган.
Футболның туган җире дип Англия санала. Анда 1863 елда Футбол ассоциациясе төзелгән иде.
1908 елдан бирле футбол Олимпия уеннары программасына кертелә.

Уен кагыйдәләре

Футбол: Футбол тарихы, Уен кагыйдәләре, Футбол дөньяда 
Футбол кыры метрикасы

Футбол уйный торган мәйдан футбол кыры дип атала. Аның озынлыгы 90-120 метр, киңлеге 45-90 метр.
Футбол уенында ике такым катнаша. Бер такым 11 уйнаучыдан тора, шуларның берсе капкачы. Капкачылар гына кул белән дә уйный алалар.
Ике такымның да максатлары бер: көндәш такымның капкасына күбрәк туп кертү һәм үз капкаңны туп кертүдән саклау. Күбрәк туп керткән такым җиңүче була.
Уен башланыр алдыннан капка сайлау һәм уен башлау хокукын алу өчен жирәбә уздырыла.
Уенның дәвамы 90 минут (матч). Матч 45 минуттан торган ике таймнан тора. Таймнар арасында 15 минутлык тәнәфес бар. Тәнәфестән соң такымнар капкалары белән алышыналар.

Футбол дөньяда

Футбол: Футбол тарихы, Уен кагыйдәләре, Футбол дөньяда 
Футбол дөньяда

Хәзерге вакытта футбол дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе буларак санала. Җиңел атлетикадан соң киң таралу буенча ул икенче урында тора дигән фикерләр дә бар.
Футбол уенын дөньякүләм үстерү, төрле футбол оешмаларын берләштерү, зур футбол ярышлары уздыру белән Футбол Ассоциацияләренең Халыкара Федерациясе шөгыльләнә. Аның карамагында 208 милли ассоциация тора.

Футболның башка атамалары

Тулы ингл. association football исеме башка аяк уеннарынан аеру өчен уйлап чыгарырган. 1880-елларда ингл. soccer «соккер» аталышы туып чыккан. Ул Англиядән башка бөтен инглиз телле дәүләтләрдә таралган.

Башка телләрдә:

«Football» сүзен ФИФА һәм Бөтендөнья Олимпия Комитеты кулланалар.

Футбол структуралары

Ярышлар

  • Дөнья Чемпионаты
  • Европа Чемпионаты
  • Чемпионнар Лигасы

Футбол төрләре

  • Футзал (AMF)
  • Футзал (FIFA) (мини-футбол)
  • Пляж футболы

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

Футбол тарихыФутбол Уен кагыйдәләреФутбол дөньядаФутбол ның башка атамаларыФутбол структураларыФутбол ЯрышларФутбол төрләреФутбол Моны да карагызФутбол ИскәрмәләрФутбол СылтамаларФутболИнглиз телеСпорт төрләре

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ТелекоммуникацияФердинанд Сәлахов1978 елның 31 августы вакыйгасы2021 елКуниАк калфак (җыр)Җәүдәт ДәрзаманКышкы Олимпия уеннары 1972(7561) PatrickmichelХатын-кыз күкрәгеКенияУСАЛПравда (газета)Болгар (Спас районы)ФигыльКлиматХосусыйлаштыруХәсән Туфан проспекты (Яр Чаллы)Сафа-ГәрәйЛилия ГыйбадуллинаSF3A3RSSДанил ГыйниятовСаба таңнары (газета)СатсангШвецияКүктүбә (Азәрбайҗан)Инбер ШәфыйковГеографияМуса ҖәлилШаһгалиТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТөркияМиргазиян ЮнысАлгоритмИсмәгыйль ГаспринскийЯлгызлык исемЭйвинд ЙонсонНигерияИнглиз телеФаил КамаевКәбир МөхетдиновАфрикаЙорт тавыгыЛюсово (Великопольское воеводалыгы)СарыкчылыкАнна БобровскаяИлсур ҺадиуллинИлгиз Зәйниев1944 елИсраилМариларҺиндстанДамира СәетоваSänäği inqıylabШартнамәКыш бабайМәсләкРоберт МиңнуллинАстероидларТаһир ЯкуповВольтҮлем җәзасы🡆 More