Раштуа (рус.
Рождество — туым, туу сүзеннән) — Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Гайсә Коткаручы туган көн.
Раштуа | |
Кем истәлегенә | Гайсәнең дөньяга килүе[d] |
---|---|
Төс | ак |
Елның көне | 25 декабрь, 25 декабря православного календаря[d], 19 гыйнвар, 24 декабрь, 6 гыйнвар һәм 29 хияка[d] |
Һәштәге | Christmas һәм Xmas |
Традицион ашамлык | плецхен[d], имбирный пряник[d], Рождественский пудинг[d], Туррон[d], Польворон[d], күркә ите[d], Christmas ham[d], фрикадельки[d], Пиннещотт[d], Медистерпёльсе[d], пашина[d] һәм Смалахове[d] |
Раштуа Викиҗыентыкта |
Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана.
Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, православие динен тотучылар 7 гыйнварга каршы төндә, а католиклар, протестантлар һәм башка христианлыкның көнбатыш юнәлешләре тарафдарлары 25 декабрьдә изге Раштуа бәйрәмен каршылый.
Праваслау динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп — гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, язык — гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.
Раштуа көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар.
Раштуа бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Раштуа, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.