Нигер яки Ниҗер (фр.
Niger [niˈʒɛʁ]), рәсми атамасы - Нигер Җөмһүрияте - Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Ил аша ага торган Нигер елгасы буенча аталган. Нигер тамашек телендә "Бөек елга" дигән сүз.
Байрак | |
Шигарь | Fraternity, Work, Progress |
---|---|
Халык саны | 21 477 348 (2017) |
Нигезләнгән | 1960 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | француз теле |
География | |
Мәйдан | 1,267,000 км² |
Координатлар | 17°N 10°E |
Сәясәт | |
Икътисад | |
ТЭП | 14 915 миллион US$ (2021), 13 970 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | КФА франкы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 5% (2014) |
Туу күрсәткече | 7.599 (2014) |
КПҮИ | 0.400 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 60.058 ел (2016) |
Джини коэффициенты | 37.3 (2018) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +227 |
ISO 3166-1 коды | NE |
ХОК коды | NIG |
Интернет домены | .ne |
Нигер Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Төньякта Алжир һәм Ливия белән, көнчыгышта Чад белән, көньякта Нигерия һәм Бенин белән, көнбатышта Буркина-Фасо һәм Мали белән чиктәш.
Нигер территориясе 1 186 408 кв. км били.
Нигерның башкаласы - Ниамей. Иң эре шәһәрләр: Ниамей (400 мең кеше), Зиндер (121 мең кеше), Маради (113 мең кеше), Тахва (52 мең кеше), Агадес (50 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 департамент.
Нигер - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент. Канун бирү органы - парламент.
Нигерның күпчелек өлеше Сахарада урнашкан; өслек - плато (биеклек 200-500 м), 2022 м га кадәр калдык массивлары белән (Идукальн-Тагес тавы).
Илнең җирләре эчендә уран, тимер рудасы, күмер, аккургаш, фосфатлар запаслары бар.
Илнең климаты эссе һәм территориянең күпчелек өлешендә коры. Көньякта гына елына 820 мм явым-төшем була - яңгырлар фасылы июньнан октябрьга кадәр дәвам итә. Ниамейда уртача ел температурасы +29,5°С.
Иң төп елга - Нигер
Төньякта үсемлекләр юк диярлек, аның каравы көньякта саванналар бар.
Фауна вәкилләре арасында - арслан, зәрәфә, фил, антилопа, буйвол.
Илнең халкы - 9,672 млн кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 8 кеше, әмма халыкның 90%-ы көньяк зонада яши. Этник төркемнәр: хауса - 56%, джерма - 22%, фулани - 8,5%, туареглар - 8%. Телләр - француз теле (дәүләт теле), хауса, фулани, тамайек, джерма.
Сөнни мөселманнар - 80 %, мәҗүсиләр - 14 %, христианнар - 1 % булган.
Ил халкының (24,1 млн кеше, 2020 елга) 99,3 % ы – мөселманнар . (абсолют күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнни мөселманнары, 7 % ы ― шигыйлар, 6 % ы ― әхмәдияләр), 0,3 % ы ― христианнар (католиклар), калганнары ― җирле диннәргә ышанучылар, дингә ышанмаучылар.
Нигер Бишенче республика Конституциясендә беркетелгән дөньяви дәүләт статусын саклап кала. Нигер дөньяви дәүләт булса да, ил хөкүмәте ислам диненең ил халкының абсолют күпчелеге өчен зур әһәмияткә ия булуын аңлап эш итә.
Урта гасырларда Нигер Төньяк Африкадан Мали һәм Сонгай империяларына төп кәрван юлында булган. Хауса дәүләтләре Нигерның хәзерге территориясенең көньягында X дан алып XIX гасырга кадәр доминирлаган. Сонгай империясе территориянең көнбатышында бер мең ел буена диярлек төп көч булган, ә көнчыгышта - Канем-Борну империясе. Регионга зиярәт кылган беренче европалы булып 1795 һәм 1805 елларда шотландияле эзләнүче Мунго Парк һәм 1850 елда немец эзләнүчеләре Генрих Барт һәм Эдуард Фогель булган. Франция Нигер территориясен 1890 елда оккупацияләгән. 1922 елда Нигер автономия статусына ия булган, ә 1946 елда - диңгез арты территориясе статусына ия булган. 1960 елның 3 августында ил бәйсезлек алган.
2023 елның 26 июлендә Президент гвардиясе командующие генерал Тчиани[d] җитәкчелегендә Нигер хәрбиләре Президент Мөхәммәт Базумны[d] «үз бурычларын начар үтәгәне өчен» бәреп төшерә. БМОның Иминлек шурасы Нигерда хәрби түнтәрелешне кискен хөкем итеп чыккан һәм ил президенты Мөхәммәт Базумны кичекмәстән иреккә җибәрүне таләп иткән. Хәрби түңкәрелеш нәтиҗәсендә Нигердә хакимиятне хәрби хунта (Ватанны саклау буенча Милли совет) үз кулына алган.
Нигер - үсеп килүче уран чыгару сәнәгате белән аграр ил. Арахис, шикәр камышы, мамык, тары, сорго, маниок үстерәләр. Күчмә хайван үстерүе. Нигер елгасында балыкчылык. Уран рудасы, касситерит чыгару. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү буенча предприятиелар. Кәсепләр. Экспорт: уран концентратлары, тере мал-туар һәм хайванчылык продуктлары, арахис, яшелчәләр. Акча берәмлеге - КФА франкы.
Ниамей Милли музей.АгадесСонгай чорының балчык мәчете.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Нигер, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.