Ли́вия (гарәпчә ليبيا) — Төньяк Африкада, Урта диңгез ярында урнашкан дәүләт, Мәгърибнең иң көнчыгыш иле.
Байрак | |
Халык саны | 6 678 567 (2018) |
---|---|
Нигезләнгән | 15 август 1551, 2 март 1977, 1 сентябрь 1969, 24 декабрь 1951 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00, Көнчыгыш Аурупа вакыты |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 1,759,541 км² |
Координатлар | 27°N 17°E |
Сәясәт | |
Икътисад | |
ТЭП | 39 798 миллион US$ (2021), 45 752 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Ливия динары |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 19% (2014) |
Туу күрсәткече | 2.467 (2014) |
КПҮИ | 0.718 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 71.934 ел (2016) |
Пинсә яше | 65 яшь |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 127 вольт, 230 вольт |
Телефон коды | +218 |
ISO 3166-1 коды | LY |
ХОК коды | LBA |
Интернет домены | .ly |
Мәйданы 1 759 540 км², шуның 90 % чүлләр алып тора. Ливия – мәйданы буенча Африкада дүртенче, дөньяда 17 нче ил. Башкалада, Триполида, 6, 3 миллион ливиялеләрнең 1,7 миллионы яши. Ливия традиция буенча, 3 өлешкә бүленә: Триполитания (көнбатыш), Киренаика (көнчыгыш) һәм Феззан (көньяк). Ливия байрагы —яшел төстә, бернинди сурәтсез.
Тәкъвим — ислам тәкъвиме, җәйге һәм кышкы вакытка күчеш юк.
Көнбатышта ил Алжир белән, төньяк-көнбатышта Тунис белән, көньякта Чад һәм Нигер, көньяк-көнчыгышта Судан, көнчыгышта Мисыр белән чиктәш. Ливиянең төнья чиген Урта диңгез юа.
Яр линиясе – 1770 км, Урта диңгез Африка илләре арасында иң зурысы. Урта диңгезнең Ливиягә якын өлешен Ливия диңгезе дип атыйлар. Климат, гадәттә, коры чүл климаты, диңгез буйларында йомшак Урта диңгез климаты, ә Бенгази районында – илнең көнчыгышында – дымлы. Тузан бураннары- сирокко еш. 1922 елда Әл-Газизия шәһәрендә 57, 8 0С (136, 0 оF) температурасы — Җирдә иң зур температура теркәлә.
Ливиядә ислам ― дәүләт дине. Коръән ― Ливиядәге законнарның нигезе. Ил халкының (7 млн кеше, 2021 елга) 97 % ы ислам динен тота, 2,7 % ы ― христианнар (Копт православие, католик, англикан чиркәүләре тарафдарлары), 0,3 % ы ― башка диннәр тарафдарлары. Ливия мөселманнарының күпчелеге ― сөнниләр. Аз санлы Әхмәдия, шигый, гыйбадия агымнары вәкилләре бар .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ливия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.