За́мбия (ингл. Zambia ) — Үзәк Африкада урнашкан, диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләт.
Төньякта Демократик Конго Җөмһүрияте белән, төньяк-көнчыгышта Танзания белән, көнчыгышта Малави, көньякта Мозамбик, Зимбабве, Ботсвана һәм Намибия, көнбатышта Ангола илләре белән чиктәш.
| |||||
Замбия милли һимны | |||||
Рәсми тел | инглиз | ||||
Башкала | Лусака | ||||
' | |||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы | 17 094 130 (2017) | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына | 22 147 649 569 $ һәм 29 784 454 056 $ $ | ||||
КПҮИ | 0,565 | ||||
Акча берәмлеге | замбийская квача[d] | ||||
Интернет-домен | .zm | ||||
ISO коды | ZM | ||||
ХОК коды | ZAM | ||||
Телефон коды | +260 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+02:00 һәм Africa/Lusaka[d] | ||||
Җини коэффициенты | 57,1 |
Башкаласы һәм иң Эре шәһәре — Лусака.
Замбия — тропик климатлы ил, диңгезгә чыгу юлы юк. Күбесенчә платода урнаша. Мәйданы буенча дөньяда 38 урынны били. Илнең көнбатыш һәм көньяк чикләре буйлап аккан Замбези елгасы бассейны илнең дүрттән өч өлешен ала.
Замбия белән Зимбабве чигендә күп кенә шарлавыклар урнаша, шул исәптән атаклы Виктория шарлавыгы.
Халык саны — 12,1 млн (2010 елның июленә).
Урта гомер дәвамлыгы — 38,9 ел (2010, дөньяда 223 нче урын).
Укый-яза белгән кешеләр — 80 % (15 елдан өлкәнрәк булганнар исәпкә алынган).
Шәһәр халкы 35 % тәшкил итә (2008).
Христианлык (католиклар, лютераннар, англиканнар, адвентистлар һәм башкалар) һәм христиан-африкан культлар — 50-75 %. Мөселманнар саны якынча 5 %-ны тәшкил итә. 1996 елгы Конституция нигезендә, Замбия рәсми рәвештә христианнар (4/5 өлеше протестантлар, 1/5 өлеше католиклар) дәүләте булса да, илдә дин иреге таныла һәм яклана. Азчылык диннәр тарафдарлары (күпчелеге шәһәрләрдә яши): Ислам ― 5 %, Бәһаи ― 1,5 %, индуистлар ― 0,5 %, аз санлы яһүдләр (ашкенази) җәмгыятьләре эшчәнлек алып бара.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Замбия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.