Баскетбо́л (ингл. basket — кәрзин, ball — туп) баскетбол тубы белән такымлы спорт уен төре.
15х28 метрлы баскетбол мәйданчыгында уйнала.
Баскетбол | |
Нигезләнү датасы | декабрь 1891 |
---|---|
Кушамат/тәхәллүс | bàsquet |
Кыскача исем | basket |
Бәйге квалификациясе | ирләр баскетболы[d] һәм хатын-кызлар баскетболы[d] |
Идарә итүче орган | Международная федерация баскетбола[d] |
Чыгыш иле | Америка Кушма Штатлары |
Озаклык | 56 минут, 40 минут, 32 ± 1 минут һәм 12 минут |
Уйнаучыларның максималь саны | 5 |
Ачучы яки уйлап табучы | Джеймс Нейсмит[d] |
Ачыш датасы | декабрь 1891 |
Һәштәге | basketball |
Баскетбол Викиҗыентыкта |
Баскетболны биш кешедән торган ике төркем уйный. Һәрбер такым уенчыларының максаты – ятьмәле боҗрага тупны кертү һәм көндәш уенчыларга тупны үз кулларына күчерүләренә һәм үз боҗраларына тупны кертүләренә комачаулау. Боҗра җирдән 3,05 метр (10 фут) биеклектә урнашкан. Якын һәм урта ераклыктан кертелгән туп өчен ике, ерактан (3 очко сызыгыннан арырак ноктадан) кертелгән туп өчен өч очко бирелә. Штраф ыргытуы өчен 1 очко бирелә.
Баскетбол тарихы 1891 елда башлана. Уенны Спрингфилд көллияте мөгаллиме, профессор Джеймс Нейсмит уйлап чыгара.
Олимпия уеннары программасына баскетбол 1936 елда Берлинда узган Олимпия уеннары вакытында кертелә (Уенны уйлап табучы Джеймс Нейсмит кунак буларак чакырыла). Джеймс Нейсмит заманыннан бирле баскетбол бик күп үзгәрешләр кичерә. Бүген бу уен дөньяда иң популярларның берсе булып тора. Халыкара дәрәҗәдә FIBA, фр. Fédération Internationale de Basketball эшчәнлеге аркасында үсә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Баскетбол, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.