Барак Обама

Барак Хөсәен Обама II (ингл. Barack Hussein Obama II, 1961 елның 4 августында туган) – 2009 елның 20 гыйнварыннан башлап Америка Кушма Штатларының 44нче президенты.

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Президент булуына кадәр Иллинойс штатыннан сенатор булган.

Барак Обама
Барак Обама
Туган телдә исем ингл. Barack Obama
Әйтелеш
Туган 4 август 1961(1961-08-04) (62 яшь)
Һонолулу, Америка Кушма Штатлары
Яшәгән урын Калорама[d]
Милләт америкалы
Ватандашлыгы АКШ
Әлма-матер Ментенг-01 дәүләт башлангыч мәктәбе[d], Пунаһоу мәктәбе[d], Көнбатыш көллият[d], Колумбия үнивирситите, Һарвард хокук мәктәбе[d], Ноелани башлангыч мәктәбе[d], старшая школа Центавра[d], школа права Чикагского университета[d], Гарвард университеты, Старшая школа Нельсона[d] һәм Старший подготовительный колледж Кинга[d]
Һөнәре АКШ президенты
Эш бирүче Business International Corporation[d], Нью-Йорк җәмгатьчелек фикерен тикшерү төркеме[d], Гамалиел фунды[d], Sidley Austin[d] һәм Чикаго университеты[d]
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Җефет Мишель Обама
Балалар Малия Энн һәм Наташа
Ата-ана
  • Барак Хусейн Обама[d] (әти)
  • Энн Данхэм[d] (әни)
Кардәшләр Аума Обама[d], Майя Суторо-Энджи[d], Бернард Обама[d], George Hussein Onyango Obama[d], Mark Okoth Obama Ndesandjo[d], David Ndesandjo[d], Або Обама[d] һәм Малик Обама[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе Тынычлык өчен Нобель премиясе
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать бакалавры[d] һәм хокук дуктыры[d]
Сайт http://www.whitehouse.gov/
Барак Обама

Барак Обама Барак Обама Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

Барак Обама 1961 елның 4 август көнне Америка Кушма Штатларының Һавайя штатындагы Гонолулу каласында чыгышы белән Кениянең луо кабиләсеннән булган ир-ат һәм актәнле америкалы хатын-кыз гаиләсендә дөньяга килә. Атасы да Барак Хөсәен Обама (1936-1982) атлы булганга күрә, кайвакыт аның исем-фамилиясенә латинча II саны өстиләр. Анасы – Стэнли Энн Данһем (Stanley Ann Dunham, 1942–1995), Канзас штатыннан, нәселендә чыгышы белән Бөекбританиядән, Ирландиядән, Алманиядән һәм Швейцариядән булган кешеләр бар.

Президент Обаманың әтисе һәм әнисе Һавайя университетында укыган вакытта өйләнешкәннәр. Ул елларда әле АКШның башка төбәкләрендә ак һәм кара тәнле кешеләренең никахы тыелган булган. 1964 елда алар аерылышалар, булачак президент анасы тәрбиясендә кала. Озакламый әнисе, Индонезия кешесенә тормышка чыга һәм баласын ияртеп әлеге ил башкаласына күчеп китә.

Барак Обама атасы белән соңгы тапкыр ун яше туларак очраша, Биш ел дәвамында ул Җакарта мәктәпләрендә инглизчә белем ала, 1971 елда аны кабат Һавайяга кайтаралар, һәм Барак әнисе ягыннан булган бабасы белән әбисе тәрбиясендә үсә.

1979 елда урта мәктәпне тәмамлый. Колумбия университетында белем ала, аннары Һарвард университетының хокук бүлегендә укый, АКШ конституциясе хокукы буенча белгечлек ала.

1992 елда АКШның Демократлар фиркасенә килеп кушыла. 1997 ел белэн 2004 ел арасында Иллинойс штатының жирле сенат әгъзасы буларак өч мәртәбә сайлана. 2004 елда АКШ Сенаты әгъзасы булып китә.

2008 елда Демократлар фиркасеннән АКШ президентлыгына дәгъвачы буларак тәкъдим ителә һәм сайлауларда Республика фиркасе кандидаты Джон Маккейнны (John McCain) җиңә. 2012 елдагы сайлауларда Митт Ромнидан (Mitt Romney) өстенрәк була. Ике президентлык мөддәтендә дә аның белән бергә АКШ вице-президенты булып Джо Байден (Joe Biden) сайлана

2009 елның 10 декабрендә аңа тынычлык саклау буенча Нобель бүләге бирелә..

Сылтамалар


Tags:

1961 ел20 гыйнвар2009 ел4 августАмерика Кушма ШтатларыИллинойсИнглиз теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ТатарларРамил ЮнысХәдиҗә бинте ХувәйлидАндрей БочковХакка телеБәхтияр Канкай углы1 сентябрьТатар милли киемнәреPOTEJМуса Җәлил биографиясе69 pozasıЗиннур ХөсниярСовет Социалистик Республикалар БерлегеРавил ФәйзуллинРоссия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетыЯпон телеАйзирәк Гәрәева-АкчураТатар йолаларыPolitexnik mäktäp (Parij)Йолдыз МиңнуллинаМуса Җәлил премиясеРамил ӘсхәдуллинTMCC3ГөлҗимешСабын чәчәгеТатар милли орнаментларыТарихТуңдырмаНәбирә ГыйматдиноваАйгөл ӘхмәтгалиеваРенат ХарисЕвропа БерлегеМарат ЯруллинИҗтимагый фәннәрВил Усманов114-нче мәктәп (Казан)Рәфкать Шаһиев2011 елWeyn RuniҖәүдәт ХантимеровПанамаТатар электрон китабы тупланмасыГабдулла КариевСмартфонАлынмаПольшаМөҗәһит ӘхмәтҗановАйдар АганинИсем (сүз төркеме)Ибраһим АганинWhatsAppРәшит ӘхмәтҗановSolaZola1978 елның 31 августы вакыйгасыРичард ҺекЗөлфәт ХәкимМузыкаНәүрүзЯпонияТарханГабдулла Тукай биографиясеQazan KirmäneМаклерФатих ӘмирханТатар милли ризыклары🡆 More