Селена Гомес

Селе́на Мари́ Ти́фи-Го́мес (ингл. Selena Marie Teefey-Gomez; 1992 елның 22 июлендә, АКШ'ның Техас штатындагы Гранд-Прейри шәһәрендә туа) — Америка актрисасы, комик, җырчы, җырлар авторы һәм ЮНИСЕФның ирекле илчесе булып тора.

«Вэйверли Плэйс тылсымчылары» (2007) телесериалында катнашуы белән таныла һәм «Эмми» бүләгенә ия була.

Селена Гомес
Selena Gomez
Фото
2013 елда Гомес
Туган исеме:

Селена Мари Гомес

Туган көне:

22 июль 1992(1992-07-22) (31 яшь)

Туу җире:

Гранд-Прейри, Техас, АКШ

Гражданлыгы:

АКШ байрагы АКШ

Һөнәр:

актриса, комик, җырчы, җырлар авторы, ЮНИСЕФ'ның ирекле илчесе

Карьера:

2002 елдан — бүгенге көнгә кадәр

IMDb:

ID 1411125

Рәсми сайт

Биографиясе

Селена Мари Гомес 1992 елның 22 июлендә, АКШ'ның Техас штатындагы Гранд-Прейри шәһәрендәге Мэнди Корнетт һәм Рикардо Гомес гаиләсендә туа. Селенаның әтисе — латин-америкалы, ә әнисе итальян-инглиз чыгышлы. Гомес үз исемен ул чордагы танылган җырчы - Селена хөрмәтенә ала. Аңа 5 яшь булганда, аның әтисе белән әнисе аерылыша. Әнисе, театр актрисасы, үзенең кызын бер ялгызы гына тәрбияле һәм үзенең актер эшчәнлеге белән кызына да бу юлны сайларга ярдәм итә. 2006 елда Мэнди Брайан Тифига кияүгә чыга, шуннан соң Селена икеле фамилия йөртә башлый — Тифи-Гомес.

Карьерасы

Гомес берничә танылган фильмнарда һәм телесериалларда катнаша:

  • «Вэйверли Плэйс тылсымчылары»
  • «Көлсу турында тагын бер хикәя»,
  • «Принцессаларны саклау программасы»,
  • «Ханна Монтана»,
  • «Шпион балалар 3: Уен тәмам».

Ә 2009 елда исә, Вэйверли Плэйс тылсымчылары» телесериалыннан чыгып, тулыметражлы «Вэйверли Плэйс тылсымчылары кинода» исемле фильм дөнья күрә.

2008 елда Селена Гомес Hollywood Records студиясе белән шартнамә төзи, шуның нигезендә ул «Феялар» мультфильмына, «Көлсу турында тагын бер хикәя» фильмына, «Принцессаларны саклау программасы» һәм «Вэйверли Плэйс тылсымчылары» сериалына үз җырларын кертә. Үзенең төркеме «Selena Gomez & the Scene» берлектә ул «Kiss & Tell» дебютлы әлбүмен төзи. Әлбум 2009 елның сентябрь аненда АКШ'та чыга.

2010 елда Селена төп рольләрне «Рамона һәм Бизус» һәм «Монте-Карло» фильмынарында уйный.

2010 елда Селена шулай ук Люк Бессонның «Артур һәм ике дөнья сугышы» фильмында төп рольне башкарган Принцесса Селенияны тавышландыра.

Йолдыз буларак «Саннига шанс бирегез» сериалының 1-нче сезонның 13-нче сериясенә чакырыла.

Фильмографиясе


Дискографиясе

Исеме Чыгу көне US
Billboard 200
Kiss & Tell 2009 елның 29 сентябре 4
A Year Without Rain 2010 елның 21 сентябре
When the Sun Goes Down 2011 елның 28 июне

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

Селена Гомес БиографиясеСелена Гомес КарьерасыСелена Гомес ФильмографиясеСелена Гомес ДискографиясеСелена Гомес Шулай ук карагызСелена Гомес ИскәрмәләрСелена Гомес СылтамаларСелена Гомес1992 ел22 июльАКШИнглиз телеТехасЭммиҖырчы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

РоккаспарвераЧархана (Гәбәлә)Әхмәтзәки ВәлидиГрюнхайде (Марк)IPadУмочьАрапахо (округ, Колорадо)2022-2024 елларда Украинада сугышта һәлак булган татар һәм башкорт хәрбиләре исемлегеАмейе-сюр-ОрнКанарана (Мату-Гросу)Рәшит МостафинТатар милли киемнәреАрган тезмәләреӘхсән БаянВиллер-ле-РуаАныклагычNGC 2542Валерия ПороховаӘнвәр НургалиевФукьер-ле-ЛанНьюбург (шәһәр, Нью-Йорк)21 ноябрьНортлейк (Иллинойс)ИндонезияДатч-Джон (Юта)ӘгерҗеЧыңгыз МусинКарамалы (Ырынбур өлкәсе)Спринг-Велли-Вилледж (Техас)Bolğar şähäreAbay Qunanbay ulıАзия матбагасы (Казан)ﺗﺎﺗﺎﺭﺳﺗﺎنРөстәм МөхәммәдиевУкраина Православ Чиркәве.myСофия метрополитеныХикаят Сери РамаYaña taş ğasırТатарстанКонъюнктиваВертуГалиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыРоберт МиңнуллинМәскәү кремлеБиләрГанс СәйфуллинИван Белов (1953)NGC 2009ШимбәЭстония гражданнары булмаганнар(3782) ЦеллеШтеммен (Ротенбург)ЭспенауEpicaСосновка (Татарстан)БөекбританияҮзбәкстанNGC 15Ансон (округ, Төньяк Каролина)Кадрия НурмәмбәтПедра-Бранка-ду-АмапариИж-Бәйки«Тантана» премиясеГыйрак Көрдстаны бәйсезлеге турында референдум (2017)ДиварТайсонс (Виргиния)Гилфорд (Нью-Гэмпшир)🡆 More