Сербия

Се́рбия (сербча Ср̀биjа), Сырбыстан, Сирбия, рәсми исем Се́рбия Җөмһүрияте́ (сербча Репу̀блика Ср̀бија) – диңгезгә чыкмаган, көньяк-көнчыгыш Европада урнашкан дәүләт.

Сербия
Сербия
Байрак
Сербия
Илтамга
Башкала Белград
Халык саны 7 022 268 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 2006 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел серб теле
География
Мәйдан 88,499 км²
Координатлар 43.95°N 20.93°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Александр Вучич
Икътисад
ТЭП 63 082 миллион US$ (2021), 63 502 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Сербия динары
Эшсезлек дәрәҗәсе 22% (2014)
Туу күрсәткече 1.43 (2014)
КПҮИ 0.802 (2021)
Яшәү озынлыгы 75.23902 ел (2016)
Джини коэффициенты 34.5 (2019)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Телефон коды +381
ISO 3166-1 коды RS
ХОК коды SRB
Интернет домены .rs

Сербия Кануннамәсе буенча аның җыелмасына ике үзидарәле край керә: Воеводина һәм Косово һәм Метохия. Берләшкән Милләтләр оешмасының Иминлек Шурасы буенча Косово 1999 елдан БМО идарәсендә тора һәм Сербия хөкүмәте тарафыннан идарә ителми. 99 БМО әгъзасы Косово бәйсезлеген таный, Россия Косово бәйсезлеген бөтенләй танымый.

География

Сербия 
Сербиянең физик харитасы

Сербия 80% балканлы ярымутрауда урнашкан, 20% Паннонияле түбәнлектә урнашкан. Чикләрнең озынлыгы - 2 364,4 км: (Румыния белән — 546,5 км, Болгария белән — 367,1 км, Македония белән — 282,9 км, Черногория белән — 249,5 км, Албания белән — 11,1 км, Босния һәм Герцеговина белән — 370,9 км, Хорватия белән — 261,7 км, Венгрия белән — 174,4 км

Иң ерак нокталар

  • Иң ерак төньяк ноктасы: 46°11' с. ш., 19°40' в. д.
  • Иң ерак көньяк ноктасы: 41°53' с. ш., 20°36' в. д.
  • Иң ерак көнбатыш ноктасы: 45°55' с. ш., 18°51’в. д.
  • Иң ерак көнчыгыш ноктасы: 43°11' с. ш., 23°00’в. д.

Флора

Урта Дунай тигезлегендә Паннония далалары урнашкан. Тауларда – ылыслы һәм яфраклы урманнар. 2009 елның мәгълүматы буенча, Сербиянең 29% территориясе – урманнар били. Аның 53%-ы белән дәүләт идарә итә, 47% - хосусый милек. Серб урманнарда элмә, чыршы, корычагач, кәстәнә, өрәңге, чикләвек, юкә, тирәк һәм тал агачлары үсәләр.

Фауна

Сербия урманнарында болан һәм кыр кәҗәсе, тигезлекләрдә куяннар, кабан дуңгызлары, таулы урманнарда – аюлар, кыр кәҗәләре, тау кәҗәләре бар. Елгаларда күп форель, алабуга, карп, җәен, сазан, чуртан һәм берничә осетр балык төрләре бар. Иң киң таралган йорт терлеге – дуңгыз һәм эре терлек.

Климат

Сербия Адриатик, Эгей һәм Кара диңгез арасында урнашкан. Сербиядә континенталь, уртача-континенталь һәм таулы климатлары бар. Кышлар – кыска һәм карлы, җәйләр дә җылы. Иң салкын ай – гыйнвар, иң җылы ай – июль. Урта температура - 11 °C. Уртача еллык явымнарның саны – 896 мм.

Дәүләт тәртибе

Сербия - парламент җөмһүрияте булып тора.

Президент

Сербия президенты - Томислав Николич (2012-2017 елларда), Александр Вучич (2017 елдан).

Сербия 
Томислав Николич, Сербия президенты (2012-2017 елларда)

Сербия Президенты (серб. Председник) 5 елга сайланыла. Сербия Конституциясе буенча президент Югары баш сәргаскәр булып тора. Халык җыелышы (Народная Скупщина) кануннарга вето сала ала һәм импичмент игълан итә ала..

Хөкүмәт

Сербия 
Александр Вучич, Сербия премьер-министры (2014-2017 елларда), Сербия президенты (2017 елдан)

Сербия хөкүмәтендә (серб. Влада) башкарма хакимият бар. Ул 20 әгъзадан тора: министрлардан, вице-премьерлардан һәм премьер-министрдан.

Сербия Конституциясе буенча министерлар кабинеты сәясәтне билгели һәм үткәрә, кануннар эшкәртә һәм башкара.

2016 елда Халык җыелышы бүгенге хөкүмәтнең составын хуплады. Александр Вучич премьер-министр вазифасына керде..

Халык җыелышы

1990 елда яңа кабул ителгән Конституция буенча бер пулатлы парламент - Халык җыелышы (сербча Народная скупщина) оештырылган, ул 250 әгъзадан тора.

Соңгы сайлаулар буенча парламентта Серб прогрессив фиркасе өстенлек итә.

Мәхкәмә эшчәнлеге

Сербия Конституциясе дәүләт органнарының мөстакыйльлеген һәм бәйсезлеген билгели, кешеләрнең ирекләрен һәм хокукларын саклый, канунлылык һәм конституциялелекне тәэмин итә. Мәхкәмә хакимияте судларныкы санала, кануннар чыгаручы һәм башкарма хакимияттән бәйсез һәм аерым булып тора.

Гомуми юрисдикция мәхкәмәсе:

  • Төп судлар – шәһәр яки бер яки берничә муниципалитетлар өчен
  • Югары мәхкәмәләр – бер яки берничә төп судларның территориясендә эш итә
  • Аппеляция мәхкәмәләре – берничә югары мәхкәмәләр өчен
  • Баш кассацион мәхкәмә

Халык

Сербиянең иң зур этник төркеме (халыкның 83%) – серблар тәшкил итә. Икенче урында – маҗарлар (3,9 %). Башка халыклар – босняк, чегәннәр, болгарлар, каратаулылар, македоннар, словаклар, русиннар, валахлар, румыннар. Сербиядә 1990нчы елда демографик кризис башланды. Үлү дәрәҗәсе текә күтәрелде – 2011 елның җанисәбе буенча кешеләр саны 7 186 862-гә тигез. 2002 елда бу сан зуррак булды – 7 498 001.

Сербия 
Серб милли киеме
Сербия 
Сербиянен үзәк банкы

Икътисад

Сербия акчасы - серб динары, бер динарда йөз пара. 2011 елда икътисадый үсеш - 2%. Тулаем эчке җимеше - 65,936 млрд.$.

Сербия икътисадының өстенлеге - чит финанс ярдәме һәм инвестицияләр, Дунайның икътисади потенциалы белән билгеләнә. БМО керткән санкцияләр, НАТО тарафыннан бомбалану, нык валютаның кечкенә резервы һәм ришвәтчелек югары дәрәҗәсе Сербиянең икътисады көчен киметә. Сербиянең икътисады күчемле. Базар секторы өстенлек итә, ләкин икътисадның зур өлешен дәүләт секторы тотып тора. Сербиянең икътисады күбесенчә чит инвестицияләргә һәм экспортка һәм җитештерүгә таяна. Авыл хуҗалыгы, җитештерү һәм уңайлыкларнын өлкәсе зур өлешен тәшкил итә.

Тарих

Сербия тарихы 6 гасырдан башланган, ул вакытта көнбатыш славяннар Балкан ярымутравына күчеп килгән.

8-9 гасырларда серблар беренче протодәүләткә нигез салган: Серб кенәзлеге, Дукля, Захумье, Травуния һәм Пагания.

12 гасырда Сербия Византия хакимиятеннән азат итә. Стефан Душан (1331—1355) идарә иткән чорда Сербия чәчәк ату дәверенә керә.

1389 елда Косово кырындагы бәрелештә серблар җиңелә һәм Госманлы империясенә буйсынырга мәҗбүр була.

1459 елда төрекләр Сербияне тулысынча басып ала һәм 350 ел дәвамында хакимият итә.

1878 елда Берлин солыхы буенча Сербия бәйсезлегенә ирешә.

Балкан сугышлары (1912-1913) нәтиҗәсендә Сербиягә Косово, Македония, Санҗава кушыла.

Икенче Бөтендөнья сугышында Сербия фашист Алманиясенә зур каршылык күрсәтә. 1945 елда Кызыл Гаскәр һәм серб партизаннары Сербияне фашистлардан азат итә.

1945 елда Югослав Халык Федератив Җөмһүрияте игълан ителә.

1990 елларда Югославиядә берничә ватандашлык сугышлары нәтиҗәсендә дәүләт таркала.

1999 елда НАТО гаскәрләре Сербиягә һөҗүм итә һәм Косовоны басып ала.

2006 елда Сербия һәм Каратау Берлеге таркала.

Дин

Дин тәртибе: Дин иреге.

2002ның җанисәп буенча (Косоводан тыш):

Күбесе (2002 ел) православ христианнар - 6 371 584 кеше (85,0 %), католиклар - 410 976 кеше (5,5 %), мөселманнар - 239 658 кеше (3,2 %), протестантлар - 80 837 кеше (1,1%).

Искәрмәләр

Tags:

Сербия ГеографияСербия Дәүләт тәртибеСербия ХалыкСербия ИкътисадСербия ТарихСербия ДинСербия ИскәрмәләрСербияДәүләтЕвропа

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Фольгосо-де-КаурельВильям Һовард СтайнЧинквале (Маса-Карара)Мәриван2002 елАстурияБэтменБержикурЗөлфәт ЗиннуровФлюра АбдуллинаСабынХәйретдин МөҗәйШәһәр-дәүләтСтроберри (Аризона)Äfğänstan suğışı (1979-1989)Википедияләр исемлегеКоса телеСергей Антипов (1949)Epica2017 елКара калфакларҖәлилДеттифоссЯпон телеЭрнст Отто ФишерӨй2016 ел1797 елЯкутияШура (журнал)АббенанНурлан ГаниевАльберт СөярголовЙоичиро НамбуУкраин телеAleksey NavalnıyНугайларРусларFMO4Мөхәммәт ГалләмовКөньяк АмерикаБурсвильТаркау склерозГабдулла Тукай биографиясеВеймар җөмһүриятеВинарис ИльегетCreative Commons litsenziäläreТатарстанБеренче бөтендөнья сугышыШигъриятЛа-ГудиньяБәйрутТатар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләреЧуашларПортугал ВикипедиясеСтерлиң фунтыAPBB1Украина гимныАнтон ЧеховСаградо114-нче мәктәп (Казан)Круасси-Бобур🡆 More