Селәүсен яки Гади селәүсен, Ауразия селәүсене (латинча Lynx lynx) — имезүчеләр сыйныфына, мәчелеләр гаиләсенә караган селәүсеннәр ыругыннан ерткыч җәнлек.
Селәүсен | |
Кыскача исем | L. lynx |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Lynx lynx L., 1758 |
Таксономик ранг | төр |
Югарырак таксон | рыси[d] |
Таксонның халык атамасы | Eurasian lynx, Lince, Lince Boreal, Lynx, Lynx Boréal, Eurasischer Luchsbers, ryś euroazjatycki, rys ostrovid, ilves, Râs eurasiatic, 猞猁, Râs euroasiatic, gaupe, llobu cerval һәм evrazijski ris |
Таксон синонимы | F. lynx[d] |
Тәүге атамасы | F. lynx[d] |
Макималь гомер озынлыгы | 23,7 ел |
Йөклелек чоры | 70 ± 3 тәүлек |
ХТСБ саклану статусы | югалу куркынычы иң аз булган[d] |
Бүләкләр | |
Яшәү тирәлеге | урман һәм кустарниковая степь[d] |
Туклану чыганагы | O. cuniculus[d] |
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы | endangered[d] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Wildlife Protection Act 1972 (India) schedule | Schedule I (Part I) of Wildlife Protection Act, 1972[d] |
CITES Appendix | Appendix II of CITES[d] |
Ареал таксона | Корея Халык Демократик Республикасы, Көньяк Корея, Россия, Кытай, Монголия, Непал, Бутан, Төркия, Әзербайҗан, Әфганстан, Пакьстан, Франция, Алмания, Польша, Финляндия, Швеция, Норвегия һәм Эстония |
Оя зурлыгы | 2 |
Селәүсен Викиҗыентыкта |
Селәүсен тәне озынлыгы 80-130 см, биеклеге 70 см тәшкил итә, гадәттә селәүсен зурлыгы зур этнекенә тиң.
Ата селәүсен авырлыгы 18-25 кг, ана селәүсен 18 кг тәшкил итә. Гәүдәсе кыска, тыгыз.
Колакларында озын чуклар бар. Койрыгы кыска, "киселгән" очлы (20-40 см).
Башы зур түгел, түгәрәк йөзле, баш ягындагы йон "чигә сакалын" булдыра.
Ел саен ике тапкыр йон коя. Селәүсен йрны бик куе, озын, ефәксыман. Корсагында иң озын ак төстәге йон.
Аяклары зур, кышын бик йонлы, шуңа күрә селәүсен кар өстендә яхшы йөри ала.
Мәчелеләр арасында селәүсен - иң йонлы җәнлек.
Селәүсен эзләренда тырнаклары күренми, эзләре мәчелеләрнекенә хас.
Селәүсен иң төньякта яшәгән мәчелеләр төре. Скандинавиядә хәттә Поляр түгәрәктән ераграк очрый.
Кайчакта селәүсен Аурупада киң таралган булган, ләкин 20 гасыр уртасында Үзәк һәм Көнбатыш Аурупада бетерелгән булган.
Россиянең кара урманнарында селәүсен Камчаткага һәм Сахалинга кадәр яши, шулай ук Карпатларда, Кавказда, Үзәк Азиядә очрый, һәр җирдә азсанлы.
Селәүсен кара наратлы урманнарда яшәргә ярата, ләкин кайчакта урман-далада, урман-туңдырада да килә.
Күп ашамлык булганда бер урында тора, югыйсә күчеп яши. Бер тәүлектә 30 км йөри ала.
Гадәттә селәүсен куяннарга аулый, шулай ук көртлек кошлары, кечкенә кимерүчеләр, сирәкрәк кыр кәҗәсе, кабарга, төньяк болан тотып ашый. Сирәк кенә йорт мәчеләре, этләре, төлкеләргә һөҗүм итә.
Селәүсен карангы вакытта аулый, яшеренеп урыннан һөҗүм итә, гадәттә агачтан ауламый.
Ау вакытында сикерү озынлыгы - 4 м, 60-80 м арада һөҗүм итә, аннары арый.
Селәүсен - уңышлы аучы, гадәттә аның артында коны йөри һәм тотканны тартып ала. Еш кына селәүсен үзе дә төлке тотканын тартып ала.
Селәүсен сак хайван булганга карамастан, кешеләрне курыкмый диярлек. Гадәттә кешеләргә һөҗүм итми, ләкин яралый ала, яраланган кешегә зур җәрәхәтләр ясый ала.
Мәсәлән, 35 кг-лы леопард җиңел итеп кешене үтерә ала, үсеп җиткән селәүсен яхшы күнегелгән ике тапкыр авыррак овчарканы үтерә ала, ләкин кешегә һөҗүм итми. Әлеге кызык факт тикшерелә.
Селәүсеннәр яхшы кулга өйрәтелә, кулда "мер-мер" итеп сөйләшә, сәламләшкәндә маңгае белән сөзешә - иң зур ышанычлык күрсәтү билгесе.
Йөклелек 63-70 көн сузыла, ана селәүсен 2-3 (4-5) чукрак һәм сукыр бала таба, күзләре 12 көндә ачыла.
Тормыш озынлыгы - 15-20 ел.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Селәүсен, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.