Ма́льта – Урта диңгездәге утрау-дәүләт.
Исеме финикия телендәге malat (һаван) сүзеннән килеп чыккан.
Байрак | |
Шигарь | Truly Mediterranean |
---|---|
Башкала | Валлетта |
Халык саны | 465 292 (2017) |
Нигезләнгән | 21 сентябрь 1964 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | мальта теле, инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 316 км² |
Координатлар | 35.9°N 14.5°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Мари-Луиз Колейро Прека |
Crefydd/Enwad | Христианлык |
Икътисад | |
ТЭП | 17 743 миллион US$ (2021), 17 765 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | евро |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014) |
Туу күрсәткече | 1.38 (2014) |
КПҮИ | 0.918 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 81.79756 ел (2015, 2016) |
Пинсә яше | 62 яшь |
Джини коэффициенты | 31 (2019) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +356 |
ISO 3166-1 коды | MT |
ХОК коды | MLT |
Интернет домены | .mt |
Европа берлеге әгъзасы.
Европадан Азия һәм Африкага илтүче диңгез юлларының үзәгендә урнашкан Мальта элек-электән басып алучыларны үзенә җәлеп иткән. Б.э.к. VIII гасырда Мальтаны финикиялеләр (һәм алар белән бер үк вакытта диярлек греклар) колонияләштерәләр. Б.э.к. IV гасырдан б.э XIII йөзьеллыгына кадәр утрауны алмаш-тилмәш карфаген, рим, византиялеләр, гарәпләр, норманнар, испаннар басып алалар.
1530 елда Карл V император Мальтаны иоаннитларның ритсер орденына бирә (әлеге орден шул вакыттан бирле Мальта ордены дип атала башлый). 1798 елда утрауны Наполеон җитәкчелегендәге француз армиясе Мисырга барышлый басып ала. 1800 елның 5 сентябрендә инглизләр Мальта башкаласы Валеттаны алалар, утрауның губернаторы булып Александр Болл билгеләнә. 1814 елгы Париж тынычлык килешүе нигезендә Мальта Бөекбританиягә күчә. Инглизләр аны колония һәм хәрби-диңгез базасына әверелдерәләр.
1964 елда Мальта бәйсезлек ала, ә 1974 елдан республика игълан ителә, ләкин 1979 елга кадәр, Мальтада соңгы инглиз базасы бетерелгәнче, дәүләт башлыгы булып элеккечә инглиз патшабикәсе санала.
Мальта - парламент республикасы. Мальта конституциясе 1964 елда кабул ителә. Законнар чыгару хокукы Президент һәм вәкилләр пулатыннан торучы парламентка карый. Вәкилләр пулаты 65 депутаттан тора. Палата әгъзалары гомуми сайлауларда 5 елга билгеләнәләр. Ил башлыгы - президент. Башкарма хакимият Премьер-министр җитәкчелегендәге хакимият тарафыннан тормышка ашырыла.
Ил халкының (~425 мең кеше) 95 проценты Рим католик чиркәвенә карый. Илдә яшәүче Бөекбритания пенсионерлары — протестантлар. Шулай ук Иегова шаһитләре, мормоннар, баптистлар, евангелистлар, Яһүд динен тотучылар, буддистлар, бахаистлар җәмгыятьләре бар. 2014 елда рәсми саннарда 10 мең мөселман исәпләнә. 2020 елга мөселманнар саны 55 мең. Бер мәчет (Паола мәчете), бер мәктәп-мәдрәсә, берничә намаз уку бүлмәләре бар. Катар илчесе Мальта хөкүмәтенә илнең төньягында икенче мәчет төзү инициативасы белән чыккан.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мальта, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.