Корея Халык Демократик Җөмһүрияте

Корея Халык Демократик Җөмһүрияте (кор.

조선 민주주의 인민 공화국) КХДҖ, Төньяк Корея – көнчыгыш Азиядә, Корея ярымутравының төньяк өлешендә урнашкан дәүләт. Төньякта Кытай белән, төньяк-көнчыгышта Россия белән чиктәш. Көньякта Корея Җөмһүрияте белән чикләшә һәм аннан хәрбиләшсездерелгән зона белән аерылып тора. Көнбатышта аны Сары диңгез, көнчыгышта Япон диңгезе сулары юа. Башкаласы – Пхеньян шәһәре.

Корея Халык Демократик Республикасы
Корея Халык Демократик Җөмһүрияте
Байрак
Корея Халык Демократик Җөмһүрияте
Илтамга
Башкала Пхеньян
Халык саны 25 490 965 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 9 сентябрь 1948 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+09:00
Рәсми тел кәрия теле
География
Мәйдан 120,540 км²
Координатлар 40°N 127°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Ким Чен Ын
Икътисад
Акча берәмлеге КХДҖ воны
Туу күрсәткече 1.979 (2014)
Яшәү озынлыгы 71.685 ел (2016)
Джини коэффициенты 31 (2007)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт, 110 вольт
Телефон коды +850
ISO 3166-1 коды KP
ХОК коды PRK
Интернет домены .kp

КХДҖ 1948 елның 9 сентәбрендә, 1948 елның 15 aугыcында Корея Җөмһүрияте игълан ителгәч, халык демократик җөмһүрияте буларак төзелә. Рәсми идеология булып чучхе идеялары тора, аны төзүчеләре – Ким Ир Сен һәм Ким Чен Ир — «игътибар фокусында кеше торучы фәлсәфи идеология» дип билгелиләр. Хакимият Бөек Җитәкче (рәсми титул) Ким Чен Ын җитәкчелегендәге Корея хезмәт фиркасы кулында.

Административ бүленеш

# Исем Корейча Үзәк
Башкала (чикһалси, 직할시)
1 Пьоңъяң 평양직할시
Махсус шәһәр (тыкбъолси, 특별시)
2 Расон 라선특별시
Провинцияләр (дo, 도)
3 Көньяк Пьёңан 평안남도 Пьоңсоң
4 Төньяк Пьёңан 평안북도 Синыйҗу
5 Чагаң 자강도 Каңъе
6 Көньяк Һваңһе 황해남도 Һеҗу
7 Төньяк Һваңһе 황해북도 Саривон
8 Каңвон 강원도 Вонсан
9 Көньяк Һамйоң 함경남도 Һамһың
10 Төньяк Һамйоң 함경북도 Чоңҗин
11 Яңгаң 량강도 Һесан

Дәүләт корылышы

КХДҖ — социалистик дәүләт. Гамдәләге Конституция 1972 елның 27 дᴎкәбеpдә кабул ителгән. Түбәндәге хакимият органнары эш итәләр: Югары халык мәҗлесе һәм аның Даими шурасы, Саклану ᴋәмититы, Министралар кабинеты, җирле халык мәҗлесләре һәм халык ᴋәмититлары. Президент вазифасы һәм Үзәк халык ᴋәмититы юкка чыгарылган. Аларның вәкаләтләре ЮХМ һәм аның Даими шурасына бүлеп бирелгән һәм өлешчә Министрлар кабинетына тапшырылган. Саклану ᴋәмититы рәисе — иң югары дәүләт вазифасы.

Икътисад

Төп экспорт партнерлары (2014) — Кытай (86%), Һиндстан (2,2%), Пакстан (1,3%), Африка илләре (2,8%), Көньяк Америка илләре (2,1%), Яypyпa илләре (2%), Төньяк Америка илләре (1,3%). Экспортлана торган товарлар — күмер брикитлары (экспортның 33%), кием-салым (пәлтәләр, кәчтүмнәр, аᴙк тyбыкалар, һ.б.н. — 26%), тимер рудасы (6,2%), моллүсклар (3,7%), чикләвекләр (3,4%), кургаш рудасы (1,7%), чуен (1,7%), изоләцияләнгән чыбыклар (1,3%), көмеш (1,2%).

Төп импорт партнөрлары — Кытай (88%), Таиланд (2,7%), Россия (2,1%), Һиндстан (1,9%), Сингапур (1,2%). Импортлана торган таварлар — машиналар һәм җиһзалар (тапшыру җиһазлары, видеокүрәкләр (видеодисплейлар), санаклар, элетктр трансфрмaтьıpлар, суыткычлар, телефоннар, изоләцияләнгән чыбыклар, төзелеш машиналары, һ.б.н. — 19%), тикстил эшләнмәләре (синтетик, трикотаж, ворс тукымалары, ватин, һ.б.н. — 19%), металлар (аккургаш, тышланган тасмасыман тимер, кызган килеш прокатланган тимер, һ.б.н. — 8%), минераль мәхсулатлар (7,2%), транспорт чаралары (6,3%), яшелчәләр (5,4%), химик мәхсулатлар (5,2%), азык-төлек (5,2%), хайван һәм яшелчә мәхсулатлары (3,1%), ташлар һәм пыяла (2,1%), кәгазь (1,8%), аяк һәм баш киемнәре (1,7%).

Транспорт

Йөкләрнең 90% якыны һәм пасажирларның 80% тимер юллар аша ташыла. Тимер юллар озынлыгы — 5 200 км, автомобил юллар озынлыгы — 25 554 км. Диңгез сәүдә флоты тоннажы 709 мең тонна дедвейт. Диңгез портлары: Вонсан, Чоңҗин, Нампо, Расон һәм Һамһың. Бердәнбер халыкара аэропорт Пхеньянда урнашкан.

Дин

Ил рәсми рәвештә атеистик милләт булып санала, әмма ил халкының якынча 16 % ы — Корея шаманизмын, 14 % ы — Хондоизмны, 4,5 % ы — Буддизмны һәм 1,5 % ы христиан динен куллана, дип хәбәр ителә. Pew Research Center тикшеренү үзәге бәяләвенчә, Төньяк Кореядә 1990 елда 1000, 2010 елда 3000 мөселман булган.

Искәрмәләр

Tags:

Корея Халык Демократик Җөмһүрияте Административ бүленешКорея Халык Демократик Җөмһүрияте Дәүләт корылышыКорея Халык Демократик Җөмһүрияте ИкътисадКорея Халык Демократик Җөмһүрияте ДинКорея Халык Демократик Җөмһүрияте ИскәрмәләрКорея Халык Демократик ҖөмһүриятеДәүләтКорея телеКорея ярымутравыКорея ҖөмһүриятеКытайКөнчыгыш АзияПхеньянРоссияЯпон диңгезе

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

АлтайларГеографияҖанисәпРиторикаСоциализмХатыйп МиңнекәевMcDonald’sИдел-кыпчак телләреУСАЛПрограммистлар көне2016 елӘзербайҗанСанскритДания НәгыймМариларСергей Антипов (1949)Америка Кушма Штатларыİlon MaskСафа-ГәрәйКлайпедаНигерияÜzäk bankNağaybäklärАгачКыргызларӘрхәрәйЕвропаДанил Гыйниятов1944 елКуберИзге АнаБолгар (Спас районы)EremçekЭнциклопедияТуры (ат төсе)Анна БобровскаяЮг телеРенат ХарисОблигацияҖәйге Олимпия уеннары 1920ЙәмәнБашкортларЗиянчура районыTatar isemnäreҖиһадҮлем җәзасыЯңгырМуса ҖәлилERCC8Хәдичә ЯмашеваМирсәет СолтангалиевҖенси якынлыкBlogЕвгений КунинЗөлфәт ХәкимVAMP7Резидә ШәрәфиеваШәмси ЗакировСенсуализмИлсур Сафин (1966)Эджворт (Пенсильвания)БадминтонФахишәлекКыш бабай2004 елМәскәү21 сентябрьНәбирә ГыйматдиноваХатын-кыз күкрәгеRSSШәүкәт ГалиевTabiği gazНаёмщик (опера)Түләмә🡆 More