Карл Линне́й (швед.
Карл Линней | |
---|---|
Туган телдә исем | Carl Linné Carl Linnaeus Carl von Linné |
Туган | 23 май 1707 Росхульт, Смоланд вилаяте, Швеция |
Үлгән | 10 гыйнвар 1778 (70 яшь) Уппсала, Швеция |
Күмү урыны | Уппсала кафедраль җәмигы[d] |
Милләт | швед |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Һардервейк университеты[d], Лунд үнивирситите һәм Уппсала университеты |
Һөнәре | биолог |
Эш бирүче | Уппсала университеты |
Җефет | Морея Сара Элизабет[d] |
Балалар | Карл Линней младший[d], Элизабет Линней, Lovisa von Linné[d] һәм Sara Christina von Linné[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Анна Мария Линнея[d], Эмеренция Брантинг[d], София Юлиана Линнея[d] һәм Самуэль Линнеус[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина докторы[d] |
Әтисе – авыл пасторы һәм гаҗәеп оста бакчачы – Ингемарсон фамилиясен Линнеус (шведча – юкә) дигән сүзгә алыштыра. Булачак атаклы галим туар алдыннан утырткан бакчасы малайда үсемлекләр дөньясына бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт тәрбияли.
Бала чагында Линней иптәшләре арасында күбәләк, үсемлек җыюга хирыслыгы белән аерылып тора, ә 24 яшендә студент Карлны Европадагы иң өлкән университетларның берсе булган Упсала университетына укытучы итеп алалар, ул анда мәҗбүри рәвештә гербарий җыю практикасын кертә: Лондонның Линней җәмгыятендә генә дә Линней үз куллары белән җыйган 19 мең гербарий бите саклана.
Линней чын мәгънәсендә зур масштаблы, киң колачлы шәхес була. Ул Швед фәннәр академиясенә нигез салуда катнаша һәм 32 яшендә аның беренче президенты була. Аның медицина белән дә шөгыльләнүе өйләнүе белән бәйле, диләр. Кәләшнең әти-әнисенең, имеш, кызларын акчасыз биологка бирәселәре килмәгән, шуңа күрә Карл врачлыкка да укыган һәм, диплом алып, Стокгольмда табиплык итә башлаган.
Линней, үсемлекләрнең җимешлек һәм серкәчләрен җентекләп күзәтеп, аларда да җенси үрчү барлыгы турында белдерә. Линней җәмгысе 7 мең төр үсемлеккә һәм 4 мең төр җан иясенә, шул исәптән 2 мең бөҗәккә аңлатма бирә. Ә бүген, 250 елдан артыграк вакыт узгач, фәнгә 1.7 миллион тирәсе тере организм барлыгы билгеле. Галимнәр фикеренчә, фәнгә умырткалы җан ияләренең 90%ы, бөҗәкләрнең исә 10%ы гына билгеле, ә гөмбәләрнең бары 5%ы гына мәгълүм. Җир йөзендә, төрле мәгълүматлар буенча, 10нан 100 миллион төргә кадәр тере организм барлыгы билгеле.
Үзенең төп фәнни хезмәтләрен Линней 30 яше тулганчы яза. Аның “Табигать системасы” хезмәтен унике мәртәбә бастырып чыгаралар. Бу хезмәтнең кайбер чыгарылышлары, бигрәк тә алтынчысы (1748), унынчысы (1758) һәм уникенчесе (1766) өстәмә материаллар белән чыга. Атаклы 10 нчы һәм 12 нче чыгарылышлар энциклопедик күптомлыкларга әйләнә. Боларда хайваннар, үсемлекләр һәм минералларга аңлатма бирелә, аларның кайсы географик киңлектә таралган булуы, яшәү мохите, гадәтләре һәм төрләре нинди булуы тасвирлана.
Линней тереклек дөньясында катгый иерархия тәртибе – классларга, отрядларга, төрләргә һәм вариацияләргә бүленеш кертә. Һәрбер тере җан иясенең әлеге системада үз урыны билгеләнә. “Төр” аңлатмасын да фәнгә беренче булып Линней кертә. Иң күренекле унынчы мәртәбә бастырылган хезмәтендә ул һәр җан иясенә икеле (бинар) исемнәр бирә. Һәр төрне ике латин сүзе белән атый. Беренче сүз фамилия ролен үтәсә, тереклек иясен охшашлыклар буенча берләштерсә, икенчесе – төрнең үз исеме, ул образлы һәм кыска. Болар, мәсәлән, “крапива жгучая”, “береза белая”, “медведь бурый” һ.б. кебек тәрҗемә ителә. Исемнәрне Линней латин телендә бирә. Карл Линней латин телен биологларның халыкара теленә әверелдерә. “Табигать системасы” хезмәте – әле һаман да иң күп кабатлап басыла торган фәнни хезмәт.
Гадилеге, эзлеклелеге һәм куллану өчен уңайлылыгы буенча бүгенге көнгә кадәр әле Линней системасын узып киткән система юк. Ләкин, әйтергә кирәк, Линней системасы ясалма булган. Ырудаш формалар күбесенчә төрле классларга кертелгән, ә ырудаш мөнәсәбәтләре булмаган үсемлеклекләр бер класста булып чыккан. Моны исбатлаучы мисаллар күп. Мәсәлән, кыяклыларның күбесе 3 класска кертелгән, ләкин дөге — 6 класста, ә хуш исле кыяк 2 класста булып чыккан. 2 класска хуш исле кыяк белән бергә сирень дә кертелгән.
Линней барлыгы 70ләп китап яза, боларның иң зур күпчелеге ботаника һәм зоология буенча, калганнары теоретик һәм практик медицинага карый.
Линней, бөек системалаштыручы буларак, бөтен тереклек иясен, хайваннарны, үсемлекләрне, балыкларны, минералларны, кеше расаларын һәм чирләрне, даруларны, агуларны – барысын да классификацияли һәм кешене хайваннар патшалыгының, имезүчеләр классына, приматлар отрядына кертә, икеле исем белән Homo Sapiens, ягъни “акыллы кеше” дип атый.
Карл Линней башка проектларда: | |
Викиөзектәге өзекләр? | |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Карл Линней, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.